17 сентябрьдә Чаллының “Нур-Ихлас” мәчетендә өлкән мөгаллимә Розалия Гөлеметдин кызы Камалиеваны искә алу мәҗлесе узды. Анда 120 ләп кеше – Розалия абыстайның балалары, туганнары, күп санлы шәкертләре, мөгаллимәләр катнашты. Розалия Гөлеметдин кызы 15 сентябрьдә 54 яшендә кинәт кенә вафат булды. Ул 21 ел дәвамында “Нур-Ихлас” мәчетендә уку-укыту эшләрен җитәкләде, гарәп теле, тәҗвид, Коръән тәфсире буенча дәресләр бирде. Соңгы сәгатьләренә кадәр милләттәшләребезне Аллаһы Тәгалә юлына чакыруда булды. Авыруы булса да актив тормыштан читләшмәде. Үзенә һәм шәкертләренә бик таләпчән иде.
Искә алу мәҗлесе барышында мәрхүмә рухына багышлап Коръән сүрәләре укылды, дога кылынды. Шәкертләре аның турында бик күп җылы сүзләр әйттеләр, рәхмәтләрен, ихтирамнарын белдерделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар.