Өлкәннәр көне уңаеннан Зәй мөхтәсибәте өлкән буын вәкилләрен җыеп мәҗлес оештырды. Район имам-мөхтәсибе хезмәт ветераннарына сәламәтлек, җан тынычлыгы теләде, Корбан бәйрәме белән котлады. Шулай ук ул Корбан бәйрәмен уздыру тәртибе белән таныштырды.
Өлкәннәр белән очрашу табын артында узды. Бәйрәм мәҗлесендә мөхтәсибәт тарафыннан күзләре күрмәүчеләр җәмгыятенең 46 әгъзасына күчтәнәчләр тутырылган пакетлар да тапшырылды.
Моннан тыш Зәйнең җәмигъ мәчетендә имамнар җыелышы үткәрелде. Утырышта сүз дини курсларны оештыру, мәчетләрне җылыту, газ өчен түләү, мөхтәсибәт бүлекләре хакында барды.