Бөгелмә җәмигъ мәчетендә район имамнары өчен гыйлем ныгыту курслары ачылды. Бөгелмә мөхтәсибәте имамнар белемен күтәрү буенча кыска вакытлы курсны “Фәнис” мәдрәсәсе белән берлектә оештырды. Биш көн дәвамында югары белемле мөгаллимнәр имамнарга гакыйдә һәм ислам хокукы, гарәп теле буенча дәресләр алып барачак.
Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аерым бер район имамнары өчен мондый төр курсларның беренче тапкыр оештырылуы хакында әйтте. “Без Бөгелмәдә мәчетләр каршында уку елы башланганчы мондый укуларны махсус үткәрәбез. Чөнки өстәмә гыйлем имамнарыбызны тагын да активрак эшләргә этәрә”, - диде хәзрәт.