6 октябрьдә Чирмешән мәчетендә район инвалидлары өчен корбан ашы уздырылды. Әлеге чара районның күптән түгел оештырылган инвалидлар җәмгыяте белән берлектә оештырылды. Имам-хатыйб Хәбир хәзрәт Ханов мәҗлескә җыелганнарга вәгазь сөйләде. Шулай ук инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Илназ Газимов чыгыш ясады. Ул инвалидларга күрсәтелергә тиешле социаль ярдәм чаралары хакында әйтте.
Мәҗлестән соң һәркемгә мәхәллә халкы исеменнән Корбан бәйрәме белән котлап бүләкләр тапшырылды.