Кичә мөфтинең мәхтәсибәтләр буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм уку-укыту буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин Түбән Кама районына эшлекле сәфәр кылды.
Районның имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән бергәләп алар Җәмиг мәчетендә аксакаллар, мәчеткә килүчеләр белән әһәмиятле һәм проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Очрашу кысаларында яңа мәчет төзелеше белән таныштылар. “Ихсан” һәм “Ихлас” үзәкләрендә булдылар. Бүгенге көндә “Ихлас” үзәгендә 100 бала Коръән өйрәнә. Биредә балалар өчен даими дини-тәрбияви чаралар үткәрелеп килә.