Тукай мөхтәсибәте Теләнче Тамак авылының икенче мәхәллә мәчетенең 100 еллыгы билгеләп үтелде. Бәйрәмдә администрация вәкилләре, күрше мәхәллә имамнары һәм бик күп кунаклар катнашты. Мәчетне төзекләндерүгә үзләренең ярдәмнәрен керткән кешеләргә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Шушы мәчеткә йөрүче балаларның чыгышлары булды, бәйрәм өйлә намазыннан соң чәй өстәле янында тәмамланды, дип хәбәр итте имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов.
Танылган татар зыялылары, меценат Хәлфиннәр тарафыннан 1914 елда төзелгән "Мирас" мәчете тарихы хакында биредә:
ТЕЛӘНЧЕ ТАМАК АВЫЛЫНЫҢ АГАЧ МӘЧЕТЕНӘ 100 ЕЛ ТУЛА