5 ноябрьдә ТР МДНнең дәгъват бүлеге Теләче районының Югары Кибә-Хуҗа авылында Мөхәррәм аена багышланган чара – иман киче үткәрде.
Чарага килүчеләр каршында ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев чыгыш ясады.
Алар үзләренең вәгазьләрендә Аллаха Тәгаләгә рәхмәтле булу, чын күңелдән игелекле эшләр кылу, гөнаһтан тыелу турында сөйләде. Чара нәшидләр уку, ислам нигезләренә багышланган викторина белән дәвам итте.
Җиңүчеләргә ислам турында махсус китаплар һәм дисклар тапшырылды.