15 ноябрьдә ТР МДНнең дәгъват бүлеге Казанның Тынычлык бистәсе мәдәният йортында “Иман кичәсе”н уздыра. Дини чара мөхәррәм аена багышлана. ТР МДН дәгъват бүлеге җитәкчесе, "Апанай" мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, Борисково бистәсе имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, танылган нәшриятчы Фәния Хуҗахмәт, дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков һәм башкалар катнаша.
“Иман кичәсе”ндә Казан имамнарының динебез кыйммәтләре хакында вәгазьләр сөйләве көтелә, шулай ук мөнәҗәт әйтеләчәк. Моннан тыш кичәгә килгәннәр өчен дини викторина уздыру да каралган. Иң дөрес җавап бирүчеләрне бүләкләр көтә.
Кичә сәгать 17.00 дә башлана.