Бүген Кайбыч районы мөхтәсибәтендә район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Турминский авылы чиркәве дин хезмәткәре Ермолаев Николай Анатольевич белән очрашты. Очрашу барышында ике дин әһеле дуслык һәм тынычлык турында әңгәмә корды.
***
Бу көннәрдә Кайбыч районы мөхтәсибәте якшәмбе мәктәбен ачарга җыена. Мәктәп бинасы Кече Кушман мәхәлләсе мәчете янында урнашкан.
Имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин сүзләренә караганда, мәктәп бинасын ачу тантанасы шимбә көнне иртәнге сәгать 10.00дә уздырыла.