15 ноябрьдә Чирмешән мәчетенә хаҗилар җыелды. Алар арасында 2000 еллардан башлап изге сәфәргә баручылар да, шулай ук күптән түгел изге сәфәрдән кайтучылар да бар иде. Хаҗилар ихластан үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.
Чарада хаҗ кылуга багышланган фильм күрсәтелде, Хәбир хәзрәт хаҗ кылуның мөһимлеге хакында сөйләде. Район имам-мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин Мәккәгә баруның бар үзенчәлекләрен аңлатты.