8 апрельдә мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Балтач районында булды. Хәзрәт район башлыгы Рамил Нутфуллин һәм Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашты.
Очрашуда сүз район мәчетләрендә социаль эшләрне оештыру хакында барды. Илдар хәзрәт мәхәлләләрдә иҗтимагый эшләрне оештыру мөһимлеген ассызыклады. Район башлыгы үз чиратында хакимият тарафыннан бу эшләрдә ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.