Чирмешән районы мөхтәсибәте мөселман яшьләре арасында VII спартакиада үткәрде. Быел анда 6 команда булып, барлыгы җитмешкә якын кеше катнашты.
Бәйгедә катнашучылар мини-футбол, турникта тартылу, эстафета ярышларында көч сынашты. Анда Иске Кадидан ике команда, Бәркәтә, Чирмешән, Лашман яшьләре һәм Чаллы кунакларыбыз – "Ак мәчет" шәкертләре көч сынашты.
– Кунакларыбыз иң осталары булып танылды – алар җиңүче; икенче, өченче урыннарда Иске Кади авылы командалары. Аларга акчалата бүләкләр тапшырдык. Бәйге мөхтәсибәт каршында оештырылган “Нур” хәйрия фонды хисабына оештырылды, катнашучыларның барысына да рәхмәт. Бәйге яшьләребезнең ислам, иман юлына тартылуына бер этәргеч булса иде, – ди район имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.