Камиль хазрат - в Махачкале. Прошли встречи с муфтием и председателем правительства Дагестана

18 июля 2020 года 17:26
Камиль хазрат - в Махачкале. Прошли встречи с муфтием и председателем правительства Дагестана

Бүген, Зөлкагъдә аеның 27-нче көнендә (18 июльдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан Республикасына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул ике мәртәбәле зат - Дагыстан Мөфтие шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаев һәм ДР Хөкүмәте Рәисе Артем Здунов белән очрашты. Очрашуда шулай ук ДР Мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев һәм Камил хәзрәтне сәфәрдә озата барган аның халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов катнашты.  
Камил хәзрәтнең Дагыстан мөселманнарының мөхтәрәм рухи лидеры Әхмәд хаҗи белән әңгәмә барышында ике мөфтият арасында уртак эшчәнлек, Россиядә Ислам үсеше, Рамазан нәтиҗәләре, пандемия шартларында эш тәҗрибәсе, якынлашып килүче Корбан гаетен уздыру планнары хакында сөйләшенде. 
ДР Хөкүмәте рәисе Артем Алексеевич белән исә җитәкчеләр ике республиканың дәүләт-дин мөнәсәбәтләре һәм шушы өлкәдә тәҗрибә уртаклашуга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Махачкалага сәфәре кысаларында ДР милли сәясәт һәм дин эшләре буенча министры Энрик Мөслимов белән дә күреште.

Изображение - 1
Изображение - 2
Изображение - 3
Изображение - 4
Изображение - 5
Изображение - 6
Изображение - 7
Изображение - 8
Изображение - 9
Персона
Избран 17 апреля 2013 года
Персона
с 1992 года по 1998 год
Персона
с 1998 года по 2011 год
Персона
с 2011 года по 2013 год

Расписание намазов

Фaджр
Шурук
Зухр
Аср
Магриб
Иша
Архив новостей
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана