В Татарстане проходят дни форума мусульманской молодежи

22 января 2021 год 14:49
В Татарстане проходят дни форума мусульманской молодежи

Шәһре Болгарда егетләр өчен, мәркәзебез Казанда кызлар өчен узучы Мөселман яшьләре форумында 120 катнашучы шушы көннәрдә “Нәфес һәм йөрәкнең рухи авырулары” темасына вәгазьләр тыңлый, остазлардан үгет-нәсыйхәтләр ала, хәрәкәтле уеннарда, квестта, төрле мастер-классларда катнаша.

Мисал өчен, кичә башкалабызның "Заречье" лагерена килеп, күренекле абыстай Мәрьям ханым Зәбирова гафләт турында сөйләде, кызлар исә үз чиратында командаларга бүленеп, намаз, ураза, Коръән укуга кагылышлы гафләткә мисаллар китереп чыгышлар ясады. Аннары Коръән укып, Коръәннең фазыйләтләре турында сөйләргә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Ландыш остаз Ибраһимова килде. Коръән кичәсендә һәр катнашучыга истәлекле бүләк – “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы таратылды. Алар әлеге бүләк өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәтләрен җиткерде. Бүген исә башта квест үткәрелде, аннары ачу һәм көнчелек турында сәхнәләштерелгән төрле күренешләр күрсәтеп, аны анализлап, көнчелектән арыну юллары хакында сөйләшү узды. Кич белән хатын-кызның тормыштагы урыны, калебне дәвалау алымнары турында кызлар арасында үзара сөйләшү узачак.

Егетләргә РИИ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикъһе буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд Әбу Яхъя әл-Хәнәфи, танылган мөгаллим Зәкәрия хәзрәт Тимганов нәфес, үз-үзеңне контрольдә тоту, үз-үзеңә хисап бирү турында сөйләде. Урамда хәрәкәтле уеннар, квест үтте, нәфесне тәрбияләү күнегүләре башкарылды. Моннан тыш, "бау" квестлары, шулай ук тимбилдинг көтелә, ул форумда катнашучыларга бердәм команда булырга ярдәм итәчәк. Укудан тыш, яшьләр өчен 3 ял итү мәйданчыгы әзерләнгән: кинозал, чаңгыда йөрү зонасы, шулай ук теләүчеләр остазлар белән сорау-җавап форматында аралаша ала. Гадәттәгечә, яшьләр социаль челтәрләр өчен мавыктыргыч конкурсларда да катнаша.

Шунысы мөһим, форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, шулай ук берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр проекты булып, намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар», өммәтне борчыган мәсьәләләр буенча Фикер алышу клубы, авыру балаларга ярдәм күрсәтүче “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шуңа күрә форумны нәзарәтнең социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

Изображение - 1
Изображение - 2
Изображение - 3
Изображение - 4
Изображение - 5
Изображение - 6
Изображение - 7
Изображение - 8
Изображение - 9
Изображение - 10
Изображение - 11
Изображение - 12
Изображение - 13
Изображение - 14
Изображение - 15
Изображение - 16
Изображение - 17
Изображение - 18
Изображение - 19
Изображение - 20
Изображение - 21
Изображение - 22
Изображение - 23
Изображение - 24
Изображение - 25
Изображение - 26
Изображение - 27
Изображение - 28
Изображение - 29
Изображение - 30
Изображение - 31
Изображение - 32
Изображение - 33
Изображение - 34
Изображение - 35
Изображение - 36
Изображение - 37
Изображение - 38
Изображение - 39
Изображение - 40
Изображение - 41
Изображение - 42
Изображение - 43
Изображение - 44
Изображение - 45
Изображение - 46
Изображение - 47
Изображение - 48
Изображение - 49
Изображение - 50
Изображение - 51
Изображение - 52
Изображение - 53
Изображение - 54
Изображение - 55
Изображение - 56
Изображение - 57
Изображение - 58
Изображение - 59
Изображение - 60
Изображение - 61
Изображение - 62
Изображение - 63
Изображение - 64
Изображение - 65
Персона
Избран 17 апреля 2013 года
Персона
с 1992 года по 1998 год
Персона
с 1998 года по 2011 год
Персона
с 2011 года по 2013 год

Расписание намазов

Фaджр
Шурук
Зухр
Аср
Магриб
Иша
Архив новостей
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана