Дини аланда – ифтар ашы

27 августа 2011 года 23:00

Мәчеттә начарлыкка өйрәтмиләр

Рамазан ае башланып озак та үтмәде, 2-3 яшьтән алып 13-14 яшькәчә балалар, сөенә-сөенә, мәчеткә авыз ачу мәҗлесенә җыелды. Бары тик балалар өчен генә оештырылган ифтар ашында алар шәригать кушкан фарыз гамәлләрне үтәргә тырышты. Бисмилла әйтеп авыз ачканнан соң, Аллаһ йортында имамлык итүче Рәмис хәзрәт белән бергәләп барысы да ахшам намазы укыды. Аннары Чаллы каласында яшәүче авылдашлары Әлфәрит Нәбиев һәм аның туганнары тарафыннан әзерләнгән кайнар ашлар белән тукландылар.

Өстәлгә төрле яшелчәләрдән ясалган ризыклар, җиләк-җимеш һәм башка тәм-томнар куелган иде. Изге айда балаларны куандыру – ихлас күңелле мөселманнарга хас күркәм сыйфатлар ул. Кечкенәдән шулай Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанып, аңа сыенучы бу балалар Актаныш районының Күҗәкә авылыннан. Күпләре әти-әниләре белән читтә яшәсәләр дә, җәйләрен биредә әби-бабайлары янында уздыралар. Ә монда ел саен җәйге дини алан эшли. Анда гарәп хәрефләре өйрәтелә, шул ук вакытта Коръән сүрәләре өйрәнәләр, намаз уку тәртибенә төшенәләр. Беренче елны, 2004 елда, анда алтмышлап бала җыелган иде. Быел да мәчеттә җәй буе диярлек эшләгән дини алан 40 баланы сыендырды.

Күҗәкәдә дини лагерь беренче тапкыр моннан 8 ел элек дини гыйлемгә ия Руслан хәзрәт Мортазин тарафыннан оештырыла. Шуннан бирле балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары аның ачылуын көтеп алалар. Чөнки аңа шәһәрдән кайткан балалар да йөри. Авылда яшәүче әби-бабайлары, хәзрәтләргә рәхмәтләрен килеп әйтеп китәләр. Оныкларының начар юлда йөрмәвенә сөенечләре зур. Мәчеткә барам дип чыгып китеп, башка җирдә йөрмиме, биредә нәрсәгә өйрәтәләр дип һәрдаим кызыксынып торырга да тырышалар.

Күҗәкә авылы имам-хатыйбы Рәмис Гыйльметдинов үзе дә кайчандыр шушы Халидә мәчетендә Руслан хәзрәт Мортазиннан башлангыч дини гыйлем үзләштергән, намаз укырга өйрәнгән. IX сыйныфны тәмамлаганнан соң, Чаллының “Әбүзәр” мәчете каршында эшләүче мәдрәсәдә ике ел укый. Аннары ул Мәскәү ислам университетына укырга керә. Узган ел читтән торып укуга күчеп, туган авылына эшкә кайта.

“Иң яхшы тәрбия – ислам тәрбиясе. Мәчеттә начарлыкка өйрәтмиләр. Ананы хөрмәтләү турында да сөйләшәбез. “Җәннәт – аналарның аяк астында”, – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Мәчеткә килгән баланың йөзе нурлы, күзендә өмет бар”, – ди Рәмис хәзрәт.

Малайлар-кызлар бер-берсе белән аралаша, уеннарның да ямен таба. Мәчеткә алар велосипедта килә, аларны койманың буеннан-буена матурлап тезеп куя. Кызлар иртәнге сәгать тугыздан унбергә кадәр укый, ә малайлар унбердән көндезге бергә кадәр биредә булалар, өйлә намазына калып, намаз укырга өйрәнәләр.  

Чаллыда яшәүче Әлфәрит Нәбиев, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Хәйбиев бирегә йөрүче балаларны тәмле ризыклар белән һәрдаим сөендереп торалар. Чәй эчүләрне сәдака хисабыннан да оештыралар. Әле бала гына бит, көн дә икешәр сәгать буе уку белән генә шөгыльләнсәләр, кызыксынулары да кимер иде. Шуңа күрә табигатькә чыгып, шашлык пешереп ял итү кебек чараларны аеруча көтеп алалар. Менә шулай дини һәм дөньяви кызыксынулар балаларның җәйге ялын күңелле дә, файдалы да уздырырга ярдәм итте.

Мәчеттә чиста, якты. Узган ел газ кертелде. Кышын җылы була. Суы кергән. Мәхәллә хисабына быел тәһарәтханә бүлмәсе төзелә башлады. Изге йорт иман байлыгын тагын да арттырсын, күңел дәфтәрләренә изге гамәлләр генә язылсын.

Филиза Сәлахова,
Актаныш

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Другие журналы

Какими 5 качествами, согласно Корану, должен обладать мусульманин

Верующими являются только те, сердца которых испытывают страх при упоминании Аллаха, вера которых...

09 марта 2016 года 13:54

"Господь разными путями собирал нас под крышей одного дома..."

Что есть религиозная идентичность, правильно ли употреблять термин «секты» и что лежит в основе...

03 марта 2016 года 11:10

Рафик Мухаметшин: «Провозглашенный террористами халифат противоречит шариату»

РЕКТОР РИИ О РАСПРЯХ МЕЖДУ МУСУЛЬМАНАМИ И СИЛАХ, ЗАИНТЕРЕСОВАННЫХ В «СОХРАНЕНИИ МАРГИНАЛЬНОГО...

29 февраля 2016 года 09:36
Персона
Избран 17 апреля 2013 года
Персона
с 1992 года по 1998 год
Персона
с 1998 года по 2011 год
Персона
с 2011 года по 2013 год

Расписание намазов

Фaджр
Шурук
Зухр
Аср
Магриб
Иша
Архив новостей
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана