Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе узды

14 сентября 2024 года 20:45
Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе узды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көне кергәч, ахшам намазыннан соң Казан шәһәренең Галиев мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне уңаеннан Мәүлид ән-Нәби үткәрелде. Әлеге чарага Казан имамнары, мөфтият һәм аның карамагында эшләүче оешма җитәкчеләре, мөселман уку йортлары шәкертләре, мөгаллимнәр, мәхәллә халкы җыелды.Барлык катнашучыларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне билгеләп үтелүче мөбарәк ай – Мәүлид белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәбрикләп узды.

Ул үзенең чыгышында әлеге истәлекле көннең фазыйләтләре, Мәүлид үткәрүнең мөһимлеге турында билгеләп үтте. Сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге, рәхмәте булуын ассызыклады. “Әнбия” сүрәсендә “Ий Мөхәммәд, без сине галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрдек” диелә”, - дип аңлатып үтте Мөфти.

“Дөнья тарихында Мәүлидтән кем рәхмәтсез булды? Мәүлидне кем ачуланды? Иблис һәм аның иярченнәре. Мәүлид ае килгәндә Мәүлидкә каршы чыгалар. Ә Пәйгамбәребез ﷺ үзе бит ул Мәүлидне ассызыклап күрсәткән, чөнки сахих җыентыкларында бу хәдисләр килә. Дүшәмбе һәм пәнҗемшәмбе уразасы турында сорау бирелгәндә, Пәйгамбәребез ﷺ нәрсә дип әйтте? Дүшәмбе мин ураза тотам, чөнки бу минем туган көнем, – дип ассызыклап әйткән. Башка сәбәп юк, чөнки бу минем туган көнем. Димәк, Мәүлидтә шатлану бидгать була алмый”, - диде Камил хәзрәт.

Ул хәтта Пәйгамбәребез ﷺ туган көннән хәтта кяферләр дә файда күргәнлеген, Әбү Ләхяб мәлгунь кеше булса да, Бохари җыентыгында аның җәһәннәмдә дүшәмбе саен аның газабы җиңел булачагын  –  аның Мөхәммәд ﷺ тугач шатланганын әйтеп үтте. “Бер кяфер Пәйгамбәребезнең ﷺ Мәүлиденнән файда күргәч, без аны яратып яшәсәк, аның әйткәннәре буенча гамәл кылсак, монда нинди зыян була? Димәк Мәүлидтә шатлану, Мәүлид үткәрү – ул гадәт кенә түгел, ул Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте. Пәйгамбәребез ﷺ  үзе дә үз Мәүлиден ассызыклап күрсәткән – ураза тоткан. Елына бер тапкыр түгел, ә атна саен”, - дип чыгышын тәмамлады Мөфти. Һәм Мәүлид бәйрәме белән котлап, бу айда сира буенча бер китап укырга һәм сөннәт буенча гамәл кылырга чакырды – чөнки җәннәткә Пәйгамбәребезнең ﷺ шәфәгатеннән башка ирешеп булмый.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр “Мәүлид” касыйдәсен башкару тора. Аны рәсми чыгышлардан соң Татарстанның танылган артистлары Марсель Вәгыйзев, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов, Ранис Габбасов һәм «Саф» иҗат төркеме башкара. Тәүге тапкыр әлеге әсәр 2022 елда Галиев мәчетендә узган Мәүлид кичәсендә яңгырады.

Мәүлид тәмамланганнан соң, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов дога кылды.

15 сентябрьдә, Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә, Мәүлид кичәсе Иске Татар бистәсендә – тәүге тапкыр Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданчыкта дәвам итәчәк. Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып балалар арасында Нәзарәт тарафыннан сөекле Пәйгамбәребезгә ﷺ багышлап оештырылган бәйге  торачак.

Казанда ТР Мәдәният министрлыгы Мәүлид уңаеннан оештырган чараның хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар, имамнар, шәкертләр, казанлылар һәм башкала кунаклары бар.

Шул ук көнне – 15 сентябрьдә – Шәһре Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы үткәреләчәк. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ак мәчеттә узачак тантанага дин кардәшләрне, остазлар һәм шәкертләр, имам-мөхтәсибләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләрен җыячак. Мәүлид кичәсе рәсми рәвештә көндезге 12:20 сәгатьтә башлана. Рәсми чыгышлардан соң Татарстанның танылган артистлары яңадан “Мәүлид” касыйдәсен башкарачак.

Болгарда Мәүлидтә катнашучылар өчен шулай ук Болгар ислам академиясендә иртәнге сәгать 09:00 дан көндезге сәгать 11:40 ка кадәр аерым программа каралган. Алар шушы программа кысаларында балалар арасында оештырылган республикакүләм Коръән укучылар бәйгесен караячак. Моннан тыш, "ХочуHalal" мобиль кушымтасы проекты – хәләл товарлар сата һәм хәләл хезмәтләр курсәтә торган оешмаларны һәм шул хезмәт һәм товарларны кулланучы кешеләрне берләштерә торган онлайн платформа белән танышачак.

Изображение - 1
Изображение - 2
Изображение - 3
Изображение - 4
Изображение - 5
Изображение - 6
Изображение - 7
Изображение - 8
Изображение - 9
Изображение - 10
Изображение - 11
Изображение - 12
Изображение - 13
Изображение - 14
Изображение - 15
Изображение - 16
Изображение - 17
Изображение - 18
Изображение - 19
Изображение - 20
Изображение - 21
Изображение - 22
Изображение - 23
Изображение - 24
Изображение - 25
Изображение - 26
Изображение - 27
Изображение - 28
Изображение - 29
Изображение - 30
Изображение - 31
Изображение - 32
Изображение - 33
Изображение - 34
Персона
Избран 17 апреля 2013 года
Персона
с 1992 года по 1998 год
Персона
с 1998 года по 2011 год
Персона
с 2011 года по 2013 год

Расписание намазов

Фaджр
Шурук
Зухр
Аср
Магриб
Иша
Архив новостей