Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

ТР МДНнең Голәмәләр шурасы җыелышында һәм шулай ук ТР МДНнең 2014 елның 12 гыйнварында Болгарда узган пленум утырышында намаз вакытларын билгеләүгә кагылышлы сөйләшү булды. Дин әһелләре намаз вакытларын төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, астрономик хисаплар буенча билгеләргә дигән карарга килделәр. 2014 елның февраль аеннан республикада менә шуларны күздә тотып әзерләнгән намаз вакытлары кертелде.

Таблицага аңлатма

1.      Иртәнге намаз. Иртәнге намаз вакыты таң беленү белән керә.

2.      Таң беленә. Ураза тотарга теләгән кешеләр таң беленгәнче сәхәрләрен тәмам кыларга тиеш булалар. Төнге һәм витыр намазларын укучылар таң беленгәнче укып бетерергә тиеш булалар.

*Җәйге вакытларда безнең җирлектә шәфәкъ белән таң кушылу сәбәпле сәхәр вакыты таң беленү белән түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә, ягъни кояш чыкканчы 2 сәгать алдан тәмамлана.

3.      Мәчетләрдә укыла. Татарстан мәчетләрендә иртәнге намаз шушы вакытта укыла.

4.      Кояш чыга. Бу вакытта кояш чыга башлый һәм шушы вакытка хәтле иртәнге намазны укып бетерергә кирәк.

5.      Зәвәл. Зәвәл ул кояшның иң югары ноктадан авыша башлавы һәм өйлә намазының вакыты керүен белдерә.

6.      Өйлә намазы. Татарстан мәчетләрендә өйлә намазы шушы вакытта укыла.

7.      Икенде намазы. Хәнәфи мәзһәбе буенча икенде намазының вакыты һәр нәрсәнең шәүләсе зәвәл вакытындагы шәүләсеннән тыш үз озынлыгына караганда ике тапкыр озынырак булу белән керә.

8.      Ахшам намазы. Ахшам намазы кояш тулысынча батып бетү белән керә. Ураза тоткан кешеләргә бу вакытта авыз ачырга кирәк була.

*Әгәр берәр җирдә (мәсәлән, күп катлы йортларының өске катларында) кояшның дискы горизонтта югалып бетмәсә, югалып беткәнен көтәргә кирәк була. Аңарчы ахшам намазын укырга һәм авыз ачырга ярамый.

9.  Ястү намазы. Ястү намазының вакыты горизонтта шәфәкъ кызыллыгы югалу белән керә.

*Җәйге вакытларда безнең җирлектә шәфәкъ кызыллыгы бетмәү сәбәпле ястү намазының вакыты шәфәкъ кызыллыгына карап түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә, ягъни кояш батканнан соң 1 сәгать 30 минут калдырып укыла.

10.  Кыйбла. Бу вакытта кояш нәкъ кыйбла юнәлешендә була.

Шәһәрне, яки районны сайла:

Алдагы 30 көнгә намаз вакытлары

Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла
Таң беленә Мәчетләр-дә укыла
01.01.2018
02.01.2018
03.01.2018
04.01.2018
05.01.2018
06.01.2018
07.01.2018
08.01.2018
09.01.2018
10.01.2018
11.01.2018
12.01.2018
13.01.2018
14.01.2018
15.01.2018
16.01.2018
17.01.2018
18.01.2018
19.01.2018
20.01.2018
21.01.2018
22.01.2018
23.01.2018
24.01.2018
25.01.2018
26.01.2018
27.01.2018
28.01.2018
29.01.2018
30.01.2018
31.01.2018
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана