Татарстан мөфтие

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН

Камил хәзрәт Сәмигуллин  1985 елның 22 мартында Марий Эл Республикасы Звенигово районы Красногорск бистәсендә туа.

Дини белеме:

2003 ел - Төньяк Кавказ ислам университеты (Махачкала шәһәре).

2004-2007 еллар - мәдрәсә (Төркия). Коръән-хафиз (Коръәнне тулысынча яттан белүче) дәрәҗәсенә ирешә. Фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала.

2008 - 2013 еллар — Казан  ислам институтының шәригать  факультеты студенты.  Алты ышанычлы хәдисләр җыентыгы һәм башка төрле хәдисләр җыентыгы буенча иҗазәт ала.

2013 - 2018 — Россия  ислам институтының теология  факультеты студенты. 

2015 ел ‒ шәех Хәсән Хәдиядән Изге Коръән буенча иҗазәт ала. Шулай ук ислам фәннәре белгече шәех Габдрәхим Лакримнан “Әт-Тәһәвия гакыйдәсе”, “Җәухара әт-Тәүхид” китаплары һәм азан әйтү буенча  иҗазәткә ия булды.

Моннан тыш, Мөхәммәд Захид әл-Кәүсәринең укучысы Мөхәммәд Әмин Сираҗдан әл-Кәүсәринең барлык китапларын укыту буенча, шулай ук азан буенча иҗазәт ала.

2019 ел ‒ Коръән-Кәримне Гасыйм кыйраәтенең Шүгъбә риваяте буенча иҗазәткә ия була.

2022 ел ‒ БИАда гарәп телендә “Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше” темасына диссертация яклап, ислам фәннәре докторы исеменә лаек була. 

Дини эшчәнлеге:

2007 -  2008 ел. Төмән өлкәсе Нижневартовск районы Новоаганск бистәсендә имам.

2008 ел - Казандагы “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана.

2011 ел - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли. Фәнни эшләр буенча мөфти урынбасары, Нәзарәтнең Президиум әгъзасы, Голәмәләр шурасы әгъзасы, Баш казый киңәшчесе, экспертлар советы җитәкчесе.

2013 елның 6 мартыннан – Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы.

2013 елның 17 апреленнән – Татарстан мөфтие булып сайлана.

2016 елның июленнән - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директоры.

2017 елның 17 апрелендә ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте VII Корылтаенда Татарстан мөфтие итеп кабат сайлана. 

Гарәп һәм төрек телләрендә иркен аралаша. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклап калуга һәм үстерүгә, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышларга зур өлеш керткәне өчен «ТАССР оешуның 100 еллыгы» дәүләт медале; Бөтендөнья татар конгрессының югары бүләге – “Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен” медале; ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлегенең «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» 1нче дәрәҗә медале; Россия Федерациясе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтеннән “Әл-Игътисам” медаленең Әбу Бәкер (радыйАллаһу ганһү) дәрәҗәсе; “Ярдәм” хәйрия фондыннан “Меценатлык үсешенә өлеш керткәне өчен” медале; Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгыннан «Донорлык хәрәкәтенә ярдәм күрсәткәне өчен» медале һ.б. белән бүләкләнә.

Хобби: китап уку, татар дини мирасны өйрәнү, 2019 елда Казан марафонында катнашып, 42,2 км араны йөгереп уза.  Традицион джиу-джитсу буенча спорт мастеры һәм 1 дан кара билбау иясе, бразилияле джиу-джитсу буенча көрән билбау иясе.

Түбәндәге китаплар авторы:

“Һәркем Коръән-хафиз була ала” ("Каждый может стать Коран-хафизом"), “Мәңгелек мәхәббәт” ("Вечная любовь"), “Ислам турында сөйләшик" ("Расскажи мне об исламе"), "Ураза", "Хәнәфи фикъһына кереш" ("Введение в ханафитский фикх"), "Догаларым",  "Ислам в 75 уроках", “Каберләрне зиярат кылу", «Послание о жизни Хидра алейхиссалям и опровержение Ибн Таймии и его последователей», «Әһле сөннәт вәл җәмәгать гакыйдәсе», «Вероубеждение людей Сунны и Согласия», «Ошибки в намазе, связанные с чтением Куръана».

Түбәндәге китапларны тәрҗемә итте:

"Бәд-үл Әмәәли", "Касыйдә Мөхәммәдия", "Зөбдәтел мәҗәллә", "Дүррүль мәкнүн".

Өйләнгән, 4 баласы бар.

Шәхси телеграм-каналы: @kamil_hazrat

Татарстан мөфтие фотолары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана