Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән сезне дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Безнең республикабыз ел саен икътисади, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәдә үсә бара һәм казанышларын республикада яшәүче кешеләрнең тормышын яхшыртыр өчен һәркөн кулланырга тырыша.
Татарстанда, безнең уртак йортыбызда, яшәүчеләр нинди милләттән булуларына карамастан, рухи яктан баерга һәм дини гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышалар. Республикабызда яшәүче һәр кеше башкаларга карата түземлелек күрсәтеп, толерантлык үсүгә үз өлешләрен кертә, Россия Федерациясенең башка регионнарында яшәүчеләргә төрле милләт һәм дин кешеләренең үзара дус яшәү үрнәген күрсәтә.
Чын күңелдән бу бәйрәм көнендә Аллаһы Тәгаләнең һәр йортка бәхет һәм бәрәкәт, ә республикабызга стабильлек һәм гөрләп алга бару мөмкинлеген бирүен телим.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин