Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның 9 Май - Бөек Җиңү көне белән котлавы

05.05.2012 11:19

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Ассәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары! Барлык Татарстан мөселманнары һәм Диния нәзарәте исеменнән сезне Җиңү бәйрәме белән котлыйм!

9 май ул -  Илебезне үз гомерләрен, җаннарын кызганмый, саулыкларын биреп саклаган-яклаган   бабайларыбыз, әбиләребез бүләк иткән зур мәртәбәле бәйрәм көн.  Нәкъ менә шушы дата  ярты гасырдан артык вакыт инде ватандашларыбызга, милләттәшләребезгә хас ватанпәрвәрлек, ныклык, батырлык һәм сабырлык төшенчәләрен белгертеп, бу сыйфатларның мәгънәсен югалтмаска искәртеп тора.

Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышына кагылышлы күп сандагы мәгълүматлар билгеле. Мөгаен, бу сугыш тарихчылар тарафыннан иң җитди игътибар белән өйрәнелгән, сөйләнелгән тарихи вакыйгадыр. Моңар гаҗәпләнергә дә кирәкми - һәр ветеран язмышы үзе бер тарих язарлык гыйбрәткә ия сабак бит ул.

Соңгы елларда исә еш кына әлеге сугышта мөселманнар роле турындагы сүзләр телгә алына.

Шунысы билгеле: күп сандагы мөселманнар сугыш башланганчыга кадәр хисапсыз, мәгънәсез, нахак рәнҗетүләргә дучар була. Кайбер чыганакларга караганда, сугышка кадәр Татарстан буенча гына барлыгы 300 дән артык дин эшлеклесе репрессия корбанына әйләнә. Меңләгән мәчетләрнең манаралары киселә, мәдрәсәләр ябыла. Бернигә карамастан, иманнарын җуймаган мөселманнар Туган илләренә - Ватаннарына афәт янаганда фашистларга каршы дәррәү күтәрелә һәм исәпсез-хисапсыз  батырлыкларга бара. Сугышчылар, тылдагылыр: олысы-кечесе - һәрбарчасы Җиңү көнен сугыш китергән авырлыкларга  бирешмичә, ныклык һәм сабырлык күрсәтеп, шулай ук ачлы-туклы яшәгән көндәлек тормышта да, бомбалар шартлап торган сугыш кырында да бер-берләренә карата мәрхәмәт кылып якынайта.  Ныклык, сабырлык, мәрхәмәт иманлылыкның күркәм билгеләре.

Мәгълүм булганча, сугыштан һәм аннары соңгы берничә ел эчендә илдә дингә ачыктан-ачык  сыену күзәтелә. Бик күпләр күңелләреннән сугыш афәтен, кайгысын Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, ялварып күтәрә, шулай ук Җиңү көнен Аллаһка рәхмәтләр әйтеп каршы ала. Инде сафлары сирәгәя барган сугыш чоры кешеләре хикәятләрендә дә, әдәби әсәрләрдә дә бу сүзләрне исбатларлык мисаллар җитәрлек. Татар халкының күңелендә Коръәндә язылган: “Дөньяда һәм ахирәттә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһ үзе генәдер. Аңа гына итагать итеп, Аннан гына ярдәм сорагыз! Аллаһ ярдәмчеләрнең иң хәерлесе”, - дигән сүзләр бернинди сәяси вәзгыятькә һәм хакимият кем кулында булуга карамастан яшәгән.  

Бүгенге заманда исә, Аллага шөкер, ил-көнебез тыныч, үз эшләребезне, ниятләребезне тормышка ашырып, гаиләләребез, туганнарыбыз-якыннарыбыз белән бергәләп яшибез. Аллаһы Тәгалә безгә  ата-бабаларыбыздан үрнәк алып, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылып, исәннәрне хөрмәтләп тыныч тормышта яшәү мөмкинлеген насыйп итте. Туган җирләрен, йортларын, якыннарын дошманнардан саклау ниятендә мәрхүм булганнар рухын кимсетмик, һәрвакыт аларга догаларыбызны ирештереп яшик.

Ветераннарыбызга, тыл батырларына, сугыш чорының газаплы михнәтләрен үз җилкәләрендә күтәргәннәргә Аллаһы Тәгаләдән  бары тик саулык, җан тынычлыгы һәм картлык көннәрендә кадер-хөрмәт сорап догалар кылыйк.
 

Ихтирам белән,
Үзәкләшкән дини оешма –
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,
Мөфти  Илдус хәзрәт Фәйзов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге н