Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның Оренбурда РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очрашуда ясаган чыгышы

26.04.2012 11:20

Хөрмәтле Михаил Викторович, Илья Александрович һәм хәзрәтләр! Бүгенге көндә Россия мөселманнары тормышында уңай алгарыш күзәтелә. Дәүләт һәм мөселманнар арасында үзара эшчәнлек мәйданы барлыкка килү бу бик җиңел булмаган үсештә нигез булып тора: дәүләт мөселманнарның россиялеләргә рухи тәрбия бирүендә, традицияләргә хөрмәт һәм толерантлык булдыруда актив катнашуын тели. Мөселманнар дәүләтне дингә ышанучыларның ихтыяҗларын нәтиҗәле яклауны тәэмин иткән, аларның эшчәнлеге өчен шартларны яхшыртучы төрле программаларны тормышка ашыруда булышлык күрсәтүче партнер итеп күрә. Әлеге үзара мөнәсәбәт - бүгенге заман, бүгенге көн таләбе.

Без барыбыз да закон нигезендә дин дәүләттән аерылганны яхшы беләбез. Әмма җәмгыять диннән башка яши алмый, шуңа күрә бу бүленеш формаль төсмергә генә ия. Дәүләт тә, дин әһелләре дә бер-берсенә мохтаҗ. Ни өчен? Чөнки гасырлар дәвамында формалашкан дини-рухи кыйммәтләр бүгенге җәмгыятьнең бик күп проблемаларын хәл итәргә сәләтле. Нәкъ менә рухи кыйммәтләр аерым кешеләргә дә, тулы бер дәүләт өчен дә үзенә күрә бер иммунитет булып тора.

2011 елның 11 февралендә Уфада узган Дәүләт советы утырышында Дмитрий Медведев милләтара һәм динара диалогның мөһимлеген ассызыклап, “Бу эшчәнлек яңа дәрәҗәгә күтәрелде, конфликтларны булдырмас өчен төбәкләрдә төрле конфессия вәкилләреннән торган эшче төркемнәр оештыру дөрес булыр иде”, - дигән сүзләрне әйтте.

Шул ук көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дини оешмалар белән эшләүче идарә турында Указ чыгарды. Татарстан Президенты каршындагы дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе хәзер республикада конфессияара татулыкны ныгыту, дини экстремизм таралуны кисәтү буенча эшчәнлек алып бара.

Берсүзсез, дәүләт һәм дин әһелләре арасындагы диалог тыныч яшәүнең бер нигезе булып тора. Гарчә, кайберәүләр, танырга теләмәсә дә Россия күпмилләтле, күпдинле дәүләт.  Төрле милләтләр һәм төрле дин тотучылар тату  яши торган Татарстан бу уңайдан үрнәк мисал. Татарстан толерант исламны пропагандалый. Һәм моның өчен күп тырышлык куя. Республика җитәкчелеге халыкны яклауга, радикаль агымнардан саклауга кагылышлы дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга барлык шартларны тудыра.

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте төрле дәүләт структуралары белән актив эшли. Узган ел дәүләт органнары белән үзара эшчәнлек алып бару турында төзелгән килешүләр шуны раслый. Шундый наркотикларга бәйлелеккә төшкәннәрне социаль һәм рухи-әхлакый тернәкләндерүгә юнәлтелгән килешүләрнең берсе РФ Наркотиклар әйләнешенә контроль федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән төзелде. РФ җәзаләрне үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән төзелгән килешүне дә әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге килешү нигезендә ике як та тоткыннарга, җәзаләрне үтәтү федераль хезмәте системасы хезмәткәрләренә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына рухи-әхлакый тәрбия һәм дини белем бирү җаваплылыгын үз өстләренә алды.

Болардан тыш Диния нәзарәте бүтән дәүләт структуралары проектларын тормышка ашырырга да булышлык итә: Татарстан сәламәтлек министрлыгы тарафыннан булдырылган балалар хосписы; РФ эчке эшләр министрлыгының “Эчке эшләр органнарында хезмәт итү. Рухилык, мораль, закон» проекты һәм башкалар…  

Хөрмәтле Михаил Викторович һәм башка катнашучылар!

Тагын бер тапкыр игътибарны Россия - бу җирдә яшәүче мөселманнарның Ватаны икәнлеккә юнәлтәсе килә. Россия Исламына көнбатыштагы кебек 50 түгел, ә меңнән артык ел. Бу факторны Россия җитәкчеләренең эчке сәясәтендә исәпкә алу мөһим.  Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау юлыннан барган бүгенге заман Россия өчен дәүләтнең, мөселманлыкның тарихи тәҗрибәсен, мәдәни мирасын һәм идеяләр традициясен исәпкә алу бигрәк тә әһәмиятле. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘЙЗ

26.04.2012

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана