Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар имамнары форумында ясаган чыгышы

13.06.2014 13:15

Бисмилләһир рахмәнир рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтул-лаһи вә бәракәтүһү! Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы,  мөхтәрәм мөфтиләр, имамнар һәм җыенга килгән кунаклар!

Безне бүген бергә туплаган Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгаләгә барлык мактауларыбыз булса иде. 

Узган ел “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” дип аталган документны кабул иткән идек. Бу документ белән һәркайсыбыз таныш. Кыска гына әйткәндә, анда татарларның Ислам тарихы, шәригать юнәлеше, өммәтебез язмышына бәйле мәсьәләләр билгеле бер тәртипкә салынган. Төрле өлкәләргә кагылышлы сорауларга җавап - аңлатма бирелгән.

Бу концепция юлчы кулына алган картаны хәтерләтә. Ул картасына карый да, әһә, менә шушы урамнан туры гына барырга кирәк икән дип уйлый, үзенә кирәк юнәлешне таба. Кирәк икән, тарихи урынга бара, кирәк икән мәчетне табып гыйбадәтен кыла...

Концепция бүгенге көн татар мөселманнары өчен менә шундый бер карта ролен үти. Концепциягә карап-укып татар мөселманнары юл башын күрергә һәм алга таба ул юл кайсы тарафка алып барганын чамаларга була.

Ләкин шуны аңларга кирәк: карта - юлны табарга булыша, ә концепция - юлны гына күрсәтми, шушы юлдан барганда нинди гамәлләр кылуны да күздә тота.

Гамәлсез аның файдасы бик аз булыр. Гамәлсез юл - бушка үтелгән юл, бушка сарыф ителгән вакыт бит ул.

Безнең бүген бирегә җыелу һәм фикер алышу шул гамәлләрнең берсе. Йөзләгән татар имамнары, зыялылар, рәсми вәкилләр җәмәгать булып тупландык. Бер-беребезгә изге теләкләр әйтәбез, ниятләр белән уртаклашабыз. Пәйгамбәребез (сгв) безгә үзенең бер хәдисендә: “Иннә Аллаһа ләә юдыйллү әл җәмәгаһ вә ядүЛлаһи фәукаль җәмәгаһ”, ягъни “Аллаһу Тәгалә җәмәгатькә тупланган мөселманнарны адаштырмас, Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә җәмәгать белән бергә булганнарга якын тора”, - ди. ИншАллаһ, шулай була күрсен.

Мөхтәрәм җәмәгать! Җыен, гомумән, гамәлләрне барлый торган чара да булырга тиеш. Хәрәкәттә – бәрәкәт, ди халык. Хәрәкәт ул, гамәл кылу дигән сүз инде. Соңгы елда Татарстан мөселманнары кылган кайбер гамәлләрне искә төшереп үтәсе килә.

* Беренчедән, без Концепцияне Татарстан имамнары өчен махсус чыгарыла торган “Шура” журналында бастырып, республиканың һәр имамына җиткердек. Әлеге мөһим документта язылганнарны күздә тотып, республикада “2014 елны - гореф-гадәтләрне торгызу елы” дип игълан иттек. Безнең халык, илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез, дип юкка гына әйтмәгән. Татар халкының рухи мирасын өйрәнү - исламга дәгъватның нәтиҗәле юлы ул.

* Икенчедән, мәдрәсәләргә бабаларыбыз укыган дәреслекләрне кире кайтару ниятенә алындык. Мәрҗани, Курсавиның гарәпчә язылган китапларын бастырдык, Ялчыголны татарча чыгардык. Татар имамнарының вазыйфаларын, дәрәҗәләрен гыйлем саклый. . Безнең бабайлар зур галим имамнар булган. Хәтта башка илләрдәге мөселманнарга гарәп телендә ислам өйрәткәннәр. Алга таба республикада дини гыйлем ияләре тагын да күбрәк булсын.

* Тагын бер проектка тукталып үтәсе килә. Узган ел сыйфатлы дини китапларга ихтыяҗ артуны исәпкә алып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Хузур” нәшрият йорты оештырылды. “Хузур” нәшрият йорты 27 китап бастырды (гомуми тираж 136 мең данә). Моннан тыш Татарстан имамнары өчен кварталга бер тапкыр татар телендә “Шура” журналы чыга. Анда җомга вәгазьләре, дини сорауларга җаваплар, мәкаләләр, хәзрәтләрнең язмалары, тарихый очерклар, иске татар телендәге текстлар бастырыла. Шулай ук 13 мең тираж белән «Дин вә мәгыйшәт», «Умма» газеталары дөнья күрә, дистәләгән сайтлар эшли.

Раббыбыз бу эшләрне дәвамлы һәм бәрәкәтле итсә иде. Аллаһы Тәгалә Коръәннең хакыйкый булуын саклый. Без исә ислам динен сакларга һәм таратырга тиеш. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “ Туры юлга баскан милләт, әгәр араларында аерымлык һәм таркаулык барлыкка килмәсә, азмас”- дигән. Динне саклау – һәрбер мөселманның көн саен үтәлергә тиешле изге бурычы ул.

Пәйгамбәребез (сгв) нең янә бер хәдисе бар: “Биш нәрсәне танымаган - биш нәрсәне югалтыр. Галимнәрне танымаган – динен. Идарәчеләрне танымаган – дөньяны. Күршеләрен танымаган – файдасын. Гаиләсен танымаган – рәхәт гомер кичерүне. Дустын танымаган – үз кадерен югалтыр”. Татарларга менә шундый югалтуларсыз яшәргә язсын!

Динебезне үстерүдә, халыкның иманын ныгыту өчен мөһим эшләребездә Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде. Барчабызга Исламның бөеклеген һәм күркәмлеген күрсәтеп, динебез кыйммәтләрен халкыбызга җиткерергә мөмкинлекләр бирсен иде. Амин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана