Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең Корбан бәйрәме белән котлавы

02.10.2014 10:40

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!  Мөхтәрәм җәмәгать! Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык татарстанлыларны олуг һәм мөбарәк Корбан гаете белән котлыйм! Ислам дөньясының күркәм бәйрәме – Корбан гаете барчаларыбызга хәерле булсын, иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен! 

Елга бер мәртәбә килүче әлеге бөек бәйрәмне бөтен дөнья мөселманнары түземсезлек белән көтеп ала. Бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә җәмәгать булып бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар. Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе – Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Корбан бәйрәме көнне Мәккәдәге хаҗилар исә хаҗ гыйбадәтенең төп гамәлләрен тәмамлыйлар. 

Без Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләребезнең, туганнарыбызның, күршеләребезнең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә тырышабыз. Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү, фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү, хәер-сәдакаләр өләшү безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Рәхимле Раббыбыз Корбан бәйрәменә нәкъ менә шушы мәгънәне, ягъни Үзенә якынаю юлын Изге китап Коръәндә әйтелгән: “Аллаһ әмерләрен тыңлагыз, итагать итегез, үз мөмкинлекләрегездән чыгып, хәер-сәдака бирегез. Нәфесен тыя белгән кеше сәгадәткә ирешер” (Тәгабүн сүрәсе, 16 нчы аять) . 

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә әйткән: “Мәрхәмәтле кешеләргә Аллаһы рәхмәт итәр. Җир йөзендә булганнарга сез мәрхәмәт итегез, күктә булганнар сезгә мәрхәмәт итәрләр”. Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез мәрхәмәтенә барчабызга да ирешергә насыйп итсен! Олуг гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын! Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын! 

Республикабызга бәрәкәт, ил-көннәребездә тынычлык, иминлек бирсен! 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана