Татарстан мөфтиенең Мөхәррәм ае һәм 1436 ел башлану уңаеннан мөрәҗәгате

24.10.2014 16:29

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!  

Мөхтәрәм мөселманнар! 

25 октябрьдә ай календаре буенча яңа ел башлана. Мөселман дөньясы 1436 нчы хиҗри елына аяк баса. Яңа елны башлап җибәрүче Мөхәррәм ае мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия. Мөхәррәм ае ызгыш-талашлар, низаглар  тыелган 4  айның берсе.

Коръәндә әйтелгән: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһның хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе сугышу харам айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр” (Коръән. Тәүбә сүрәсе, 36 нчы аять)

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”, - дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”,- ди. 

Мөхәррәм ае башланган көннәрдә елыбыз хәерле узсын дип догалар кабатлыйк һәм Раббыбыз һәркайсыбызга шушы күркәм айда башкарган изге гамәлләребез, тоткан уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны мулдан бирәчәге хакында онытмыйк.  

Татарстанлылар динебез юлында, изге гамәлләр кылуда  елдан-ел зуррак, күбрәк  тырышлык куялар. Бу татар халкының рухи яктан ныгуын, үсүен күрсәтә. Төрле конфессияләрнең үзара хөрмәте һәм татулыгы исә Россия үсешенә нигез булып тора.

Елыбызны Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә теләп, яхшы эшләрдән башлыйбыз икән, алдагы көннәребез дә, ИншаАллаһ, матур гамәлләр, чиста ниятләр белән тулыр.  

Аллаһы Тәгалә яңа елда барчабызга уңышлар насыйп итсен! Республикабызга, өйләребезгә бәрәкәт, ил-көннәребездә тынычлык, иминлек бирсен! Амин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана