Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның РФ Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате

12.12.2014 09:56

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!  Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Ике дистә ел элек Россия гражданнары Россия Федерациясе Конституциясен – төрле милләт, дин, сәяси юнәлешләр вәкилләрен берләштергән  һәм җәмгыятьнең борылыш чорында сәяси тотрыклылыкның, тыныч һәм үзара килешеп яшәүнең нигезенә әйләнгән документ кабул ителә.

1993 елның 12 декабрендә төп хокуклар, шул исәптән вөҗдан һәм дини ирек хокукы билгеләнде, шулай ук дөньяви дәүләт статусы игълан ителде.

Дөньяви дәүләт ул  атеистик дәүләт түгел һәм ул дин белән көрәшми. Дөньяви дәүләттә барлык диннәргә һәм милләтләргә тигез һәм ихтирамлы караш.  РФ Конституциясе мөселманнарга бернинди каршылыксыз мәчетләр төзергә, инфраструктураны үстерергә, дини гыйбадәтләрне башкарырга мөмкинлек бирә.

РФ Конституциясе катлаулы 90нчы елларда илебезне җимерелүдән саклап калды. Илнең төп документы принциплары ярдәмендә соңгы 20 елда Россия мөселман өммәте ныгый һәм үсә бара. Соңгы 20 елда Татарстанда 1400дән артык мәчет төзелде, 10 мәдрәсә һәм Россия ислам университеты югары дини уку-йорты ачылды.

Ватанны ярату, бабаларыбызга тугрылык саклау һәм киләсе буыннар алдында җаваплылык хисен тоеп, аларны рухи яктан бай, әхлаклы итеп тәрбияләү һәркемнең бурычы. Шул хакта онытмаганда гына без милли ихтыяҗларны саклый һәм илне муллыкка, үсешкә илтә алабыз.

РФ Конституциясе безнең өчен бердәмлек һәм гаделлек көненә, Россия халыкларының милләтара дуслыгы бәйрәменә әверелде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин,  Татарстан мөфтие

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана