Россия татарлары һәм Кырым татарлары – туган халыклар. Безне мәдәни һәм тел охшашлыгы гына түгел, иң беренче чиратта бабаларыбыз күп гасырлар элек рухи үсеш юлында какшамас ориентир итеп алган динебез уртаклыгы берләштерә. Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) ислам өммәте бер бөтен дип өйрәткән һәм аның һәр өлеше бер-берсен тоеп торуы хакындагы нәсихәтләренә таянып, бу көннәрдә ТР МДН делегациясе Кырымда катлаулы хәлдә калган дин кардәшләребез янына барды.
Без мөселман кырым татарларын ислам эшләренә һәм үз халкының киләчәге өчен җан атучы зирәк шәхесләр җитәкләвенә ихластан куандык. Тулысынча Кырым мөфтие Әмирали хаҗи Әблаевның кырым җирендә динара татулыкны саклауга юнәлтелгән катгый карашын хуплыйбыз. Бүгенге көндә кырым татарларының рухи лидеры сәяси конфликтларның конфессияара каршылыкка әйләнмәве өчен зур тырышлыклар куя. Мөселманнар кайда гына яшәсәләр дә тынычлык һәм татулык ягында булырга бурычлы.
Үз чиратыбызда, кырым татарларына дини традицияләрен ныгытуда булышлык күрсәтергә әзербез һәм кунакчыл Татарстан җирендә аларны кадерле кунак буларак көтәбез.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин