Татарстан мөфтиенең Украинадагы хәлләр уңаеннан мөрәҗәгате

28.02.2014 15:27

Украинадагы вакыйгалар битараф булмаганнар күңелендә хәвефле һәм шомлы хисләр уята. Күз алдыбызда миллионлаган кешеләрнең язмышы социаль тотрыксызлыкка һәм көч куллануга җәлеп ителә. Украина халкы өстенә гражданнар сугышы һәм бетмәс кан кою куркынычы килде. Моңар һич кенә дә юл куярга ярамый. Без барыбыз да кеше гомере һәм дәрәҗәсе сагында торырга тиеш. Бу безнең һәркайсыбызның изге бурычы.

Украинлылар өчен гадәти булмаган көннәрдә дин кардәшләремне исламның гуманистик кыйммәтләренә таянырга һәм барлык Украина җәмгыяте өчен  кешелеклелек үрнәге булырга чакырам. Кеше гомерен өзү – бик зур гөнаһ. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер җанны кыю бөтен кешелекне үтерүгә тиң, дигән. Кеше гомере бик кадерле һәм һичнәрсә белән алыштыргысыз.

Җәмгыятьне нинди генә сәяси каршылыклар таркатмасын, без һәрвакыт кеше гомере сагында торырга һәм чишелешне бары тыныч юл белән эзләргә тиешле. Югыйсә Украина халкы омтылган барлык казанышлар кайгы һәм югалтулар белән дәрәҗәсен югалтачак. Демократияне халык төркеме тираниясе, толлар һәм ятимнәр күз яше, ватандашларыңның каны өстенә төзеп булмый.   

Аллаһы Тәгалә Украина халкына үз җирләрендә тынычлык сакларга һәм илне бәрәкәтле итәргә һәм аның үсешен булдырырга зирәклек бирсен иде.  

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана