Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын!

10.01.2014 15:22

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны да Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлыйм!

“Мәүлид” – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Мәүлид кичәсе дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән сөекле Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туган көне. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) туган вакыты милади исәпнең 571 нче елына туры килә. Мәүлид - рабигыләүвәл аеның 11-12 нче көннәре арасындагы кичә. Коръәндә әйтелә: “(Әй, Мөхәммәд)  Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек”(“Әнбия” сүрәсе, 107 нче аять). Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора, нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә.

Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү – Бөек Раббыбыз һәм Аның Рәсүленә (с. г. в.) карата ихласлыгыбызны  күрсәтә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) туган кичәне хөрмәт итү булып тора. Мәүлид кичәсе бер-беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыту, хөрмәт итүне арттыру көне дә.

Шушы күркәм Мәүлид кичәсендә шөкрана кылыйк, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) багышлап һәм бер-беребезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылыйк. Барчабызга да Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде!

Мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН,

                                                  Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана