Татарстан мөфтиенең Волгоградтагы теракт уңаеннан мөрәҗәгате

30.12.2013 09:05

Волгоградта килеп чыккан фаҗига Татарстан мөселманнарының йөрәкләрен әрнетте. Тимер юл вокзалындагы терактта  дитсәләгән кешеләр, зыян күрде, гомерләр өзелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фаҗигадә мәрхүм булганнарның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Мондый явызлыкка, кешелексезлеккә барганнарны кеше дип атарга да ярамый, алар бу дөньяда да, ахирәттә дә җәзага тартылырлык.  Бу гамәлне кемнәр генә кылмасын, аларның дингә бернинди катнашы юк, чөнки дин бергаепсезләрнең гомерен кыярга чакырмый! Террорчылар тагын Аллаһы Тәгалә биргән иң зур, кадерле һәм кагылгысыз бүләк – кеше гомеренә  кул суздылар.

Террорчыларга кешелеклелек хас түгел. Аларның явызлыгы бернинди аклауларга лаек түгел. Изге Коръән безне гаепсезгә бер кешене үтереү – бөтен кешелекне үтерүгә тиң дип өйрәтә. Волгоградтагы хәл – куркыныч гөнаһ. Бу - гомумкешелек кыйммәтләренә, безнең барчабызга, мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып тыныч тормышта яшәргә ниятләгәннәргә каршы килү.

Татарстан мөселманнары мәрхүмнәрнең гаиләләренең тирән кайгысын, хәсрәтләрен уртаклаша. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана