"Азан" интернет-радиосы эшли башлау уңаеннан

13.12.2013 11:59

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!  Әссәламегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Мөхтәрәм дин әһелләре, галимнәр, зыялылар, журналистлар! Барлык дин әһелләре өчен Исламның асыл кыйммәтләрен җәмәгатьчелеккә җиткерү мөһим. Аларны мөселманнарның яхшы холкын, кардәшлек һәм берлек хисләрен саклау, ныгыту нияте берләштерә. ИншАллаһ, бүгенге көндә әлеге ниятне тормышка ашыруның һәм динебез асылын җиткерүнең күп төрле ысуллары бар. Дәгъват эшен оештырып, китаплар да чыгарабыз, журналлар, газетлар бастырабыз. Имамнар мәчетләрдә турыдан-туры мәхәллә халкы белән аралашып та динебезгә чакыралар.

         Хәзерге көндә шушы сабырлык, тәвәкәллек һәм белем таләп итә торган дәгъват эшен интернет челтәрдә оештыру, алып бару да зарур эшкә әйләнде. Чөнки күпләрнең тормышына интернет чыганаклар тәкъдим иткән мәгълүматлар зур йогынты ясый. Кешеләргә дини гыйлемнәрен арттыру, иманнарын ныгыту өчен интернеттан укырга гына түгел, тыңларга да мөмкинлек тудыру кирәк. Диния нәзарәте, менә шул хакта уйланып, “Азан” дип аталган интернет-радио булдыру максатына килде. Радио дүрт ай дәвамында эшләп килә. Тыңлаучыларыбыз күбрәк булсын өчен дини, фәлсәфи, татарлар тарихына, тормышына багышланган тапшырулар татар һәм рус телләрендә әзерләнә. Татарстанның тәүге дини интернет-радиосы буларак, безнең алда аның нигезен, архивын булдыру бурычы да тора. Бүгенге көндә радиога танылган дин әһелләре, тарихчылар, галимнәр туплана, алар ярдәмендә радионың тәүлек дәвамында сөйләве тәэмин ителә. Шулай бергә -бергә эшләргә язсын.  

 Исеме үк ишарә булып тора, “Азан” радиосы дин кушканча яшәргә, иманыбызны ныгытырга чакыру булып тора. Радиодан биш вакыт намазга дәшкән  азан тавышын ишетү үзе генә дә тыңлаучы күңеленә иман орлыгы салырга мөмкин бит. Радиодан яңгыраган Коръән аятьләре дә күңелләргә нур бирер, иншАллаһ.   

Алга таба да динебезне үстерү, халыкның иманын ныгыту өчен мөһим эшләребездә Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде. Барчабызга Исламның бөеклеген һәм күркәмлеген күрсәтеп, динебез кыйммәтләрен  халкыбызга җиткерергә мөмкинлекләр бирсен иде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана