ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ МӘҮЛИД АЕ БАШЛАНУ УҢАЕННАН МӨРӘҖӘГАТЕ

09.12.2016 17:15

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны да исламдагы иң күркәм айларның берсе - рабигыләүвәл башлануы белән ихластан котлыйм!

2016 елның 30 ноябрендә  мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Мәүлид – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Мөхәммәд  пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәллам) дөньяга килгән.

Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) туган көне - рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көне.  Мөселманнар 11-12 нче көннәр арасын Мәүлид киче буларак билгеләп үтәләр.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!  Рәбигыләүвәл - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен искә төшерү ае. Коръәни-Кәримдә әйтелә:

“(Ий,Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия (Пәйгамбәрләр)” сүрәсенең 107 нче аяте).

Раббыбызның Мөхәммәд Пәйгамбәрне үзенең илчесе - рәсүле итеп җибәрүе – безгә күрсәткән иң зур рәхим-шәфкате.

Дин кардәшләребез рабигыләүвәл ае дәвамында мәчетләрдә, өйләрдә Сөекле Пәйгамбәребезне олылап вәгазьләр укыйлар,  мөнәҗәтләр башкаралар, догалар кылалар. Дини мәҗлесләр оештырып салаватлар әйтәләр.  Салават ул - Пәйгамбәребезне мактау дигән сүз.

Раббыбыз «Әхзаб» сүрәсенең 56 нчы аятендә безгә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә карата салаватлар әйтергә боера:

«Аллаһ үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез» («Әхзаб / Гаскәрләр», 33:56).

Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм сөннәтенә ияреп, аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен!

Мәүлид аенда Пәйгамбәребез  салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә салаватлар багышларга, бергәләп догалар кылырга язсын!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана