Казан аэропортында пассажир самолеты һәлакәте уңаеннан кайгынамә

18.11.2013 00:27

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән 17 ноябрь көнне Казан аэропортындагы фаҗига нәтиҗәсендә мәрхүм булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Әлеге фаҗига килеп чыгуга Татарстан мөселманнары күңеле сыкрана, йөрәкләре әрни. Без мәрхүмнәрнең  рухларына багышлап догалар кылабыз. Раббыбыздан һәлакәттә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарына якыннарын югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык сорыйбыз. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтләрен күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

 

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана