Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!

02.11.2013 09:57

Мөхтәрәм җәмәгать! 4 ноябрьдә һиҗри буенча яңа ел башлана. Аллага шөкер, күңелләребез белән Раббыбызга сыенып, догалар кылып 1435 нче һиҗри елга аяк басабыз.  Ел иң күркәм айлардан саналган мөхәррәм ае белән башланып китә.  

Мәгълүм булганча, Мәккә шәһәрендә динне тоту кыенлашканнан соң сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам һәм аның сәхабәләре Мәдинә шәһәренә күченә. Бу күчеш, ягъни гарәпчә әйткәндә һиҗра, бөтен дөнья тарихына  зур үзгәрешләр керткән вакыйга. Менә шул күчештән башлап, Мәдинәдә беренче хакыйкый ислам җәмгыяте төзелә. Мәдинәдән ислам, иман һәм Коръән нуры, әдәп-әхлак, тән һәм җан пакьлыгы бөтен дөньяга тарала.

Мөселманнар еллар хисабын да  Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам Мәккәдән Мәдинәгә күчкән вакыттан саный башларга килешәләр.  Һиҗри ел исәбе ай торышына карап алып барыла.

4 ноябрь мөхәррәмнең тәүге көне. Мөхәррәм ае ызгыш-талашлар, низаглар  тыелган 4 айның (рәҗәп, зөлкагдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм) берсе. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра, иншАллаһ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза мөхәррәм аенда тотылган уразадыр», – ди. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, – ди.

Раббыбыз илебезгә иминлек- тынычлык биреп тормышларыбызны бәрәкәтле итсен иде. Һәркайсыбызга елларыбызны нык иманлы булып үткәрергә, гаиләләребез, якыннарыбыз бәхетен күреп яшәргә язсын.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана