Мөфтинең Корбан гаете вәгазе

08.09.2017 15:51

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Безнең күңелләребезне иман, ислам нуры белән нурландырган Аллаһы тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга үзенең чиксез сәламен, киң рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде!

Мөхтәрәм җәмәгать!

Бүген без догалар кылып ике зур бәйрәм: изге җомга көнен һәм мөкатдәс Корбан бәйрәмен билгеләп үтәбез. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

Корбан – Аллаһ әмер иткән олуг гыйбадәт, безне юктан бар иткән, чиксез нигъмәтләре белән куандырып торган Раббыбызга шөкраналар кылып итәгать итү билгесе.

Быел әле гает бәйрәмебез 1 сентябрь – белем көненә дә туры килде.

***

Төрле илләрдә яшәүче ничәмә-ничә миллион мөселманнар кебек, без дә бүген изге Корбан гаетенә шатланып, тәһарәт-госелләр алып, пакъ киемнәр киеп, тәкбирләр әйтеп, Аллаһ йортына җыелдык. “Кәүсәр” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Раббың ризалыгына намаз укы. Корбан чал” (Кәүсәр сүрәсе, 2 нче аять), - дип боера.

Без корбан чалганда шуны аңларга тиеш: Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Бу хакта Аллаһы Раббыбыз Коръәндә үзе әйтә: “Корбанга чалынган хайваннарның  ни ите, ни каны Аллаһыга түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). Ел саен корбан чалу – Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер кылып, тәква булып Аның рәхмәтенә якынаю өчен бер мөмкинлек.

Корбан чалу йоласы хәлле кешеләргә Аллаһ каршында гына түгел, ә барлык мөселман өммәте каршында да аерым бурычы барлыгын искә төшерә. Миһербанлы бәндәләр бүген фида кыла. Ягъни, ихластан үз ризыгын башкалар белән бүлешә, байлыгыннан  мохтаҗ кешеләргә өлеш чыгара, бер җылы сүз әйтеп булса да, башкаларның хәленә керә.Ризыгың, байлыгың, күңел җылың белән бүлешү, хәтта кайгырту хисен яшермәү дә ул корбан бәйрәменең бер асылы. Бөек Раббыбыз байларга мохтаҗ һәм фәкыйрь кешеләр турында кайгыртырга, башкалар белән дә уңай мөнәсәбәт төзергә чакыра. Коръәндә әйтелә:

 “Аллаһының үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары: ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, сөйми!” (“Ниса” сүрәсе 36нчы аять)

***

Юкка гына Пәйгамбәребез дә ﷺ “Күршесе ач булып, ә үзе тук булган кеше мөэмин түгел” дип әйтмәгән. Пәйгамбәребезнең әлеге хәдисеннән адәм баласына Аллаһ тарафыннан мөмкинлеге булган очракта ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгырту җаваплылыгы йөкләнгән булуы күренә.

Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре сөю, хөрмәт, бер-береңә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тутыра. Бу мөбарәк бәйрәм көннәрендә нәфрәт һәм ачулар юкка чыга, дошманлык һәм үпкә хисләре бетә. Мөселман бер-берсенә корбан ите таратып савап җыя, өйләрендә бәйрәм табыннары әзерләп туганнарын, дусларын һәм күршеләрен көтә. Бәйрәм көнне балаларга аеруча зур игътибар күрсәтеп, Корбан гаетеннән аларда уңай тәэсирләр калдырырга кирәк.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә әйтелә: “Саран кешеләрдән иң начары - тиеш булып та, корбан чалмаучылар”. Мөхәммәд Пәйгамбәр үзе ике  корбан чала торган булган. Берсен - үзе, ә икенчесен барлык мөселман өммәте өчен. Шуңа күрә матди мөмкинлекләре булган мөселманнарга Аллаһ каршында тагы күбрәк савап алырга теләсәләр берничә корбан чала ала.

Шулай итеп, корбан чалганда мөселман, беренчедән, рухи яктан чистарына, ә икенче яктан – мохтаҗларны ит белән тәэмин итә.

***

Хәзер кыскача корбан чалу йоласының тарихына тукталыйк. Ул тамырлары белән ерак гасырларга, Ибраһим галәйһиссәлам белән Исмәгыйль галәйһиссәламгә барып тоташа! Ибраһим галәйһиссәләм Мәккә шәһәрендә булган вакытта, төшләр күрә башлый. Ул төшләрдә Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәләмгә улы Исмәгыйльне корбан чалырга куша. Ә бит Исмәгыйль Ибраһим галәйһиссәламнең озак еллар көтеп алынган улы була!

Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгын раслар өчен Ибраһим Раббысының бу әмерен үтәргә карар кыла. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә бәндәнең каннарын түгүче түгел, ул бары Ибраһим галәйһиссәләмне шул рәвешчә сынаган. Ибраһим галәйһиссәләм улын бугазлыйм дип торган заманда Җәбраил фәрештә килеп, аны бугазлатмаган,ә чакыру ишеткән: “Төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың. Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез!” (Саффат сүрәсе, 105нче аят)

Шулай итеп, Ибраһим галәйһиссәләм улын азат кыла һәм Җәбраил фәрештә алып килгән куйны  чала.  Шул вакыттан бирле бу йола безгә бәйрәм булып кала. Ибраһим галәйһиссәләмгә Аллаһ Тәгалә тагы бер ир-бала – Исхакны бүләк итә. Киләчәктә ул да шулай ук бөек пәйгамбәрләр арасында була.

Мөхтәрәм җәмәгать! Ибраһим галәйһиссәләм һәм аның улы  Исмәгыйль галәйһиссәләм кыйссасында олылар һәм яшьләр өчен күп гыйбрәт һәм сабак бар! Ибраһим галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең әмеренә ихлас күңелдән буйсынганы өчен, Аллаһның рәхмәтенә ирешеп, Хәлилуллаһ, ягъни Аллаһның дусты, дигән исемгә лаек була. Мин һәр мөселманга йоклар алдыннан “Мин бүген Аллаһ ризалыгы өчен нәрсә эшләдем?” дигән сорауны бирүен теләр идем.

***

Мөхтәрәм җәмгать! Корбан һәм Ураза гаете уңаеннан уздырылган бәйрәм намазларына бик күп дин кардәшләребез килә, гәрчә динебездә аларның хөкеме вәҗип, ә көндәлек намазларыбызныкы – фарыз  дәрәҗәсендә булса да.Әбү Хәнифә хәзрәтләре әйткән: “Фарыз белән вәҗип арасы, җир белән күк кебек”. Башкача әйткәндә, көндәлек биш тапкыр укыла торган фарыз намазы Аллаһ каршында бәйрәм гает намазларыннан күпкә кадерлерәк. Шуңа күрә, җәмәгать, сезне Аллаһ йортына гыйбадәт кылырга һәр намазга чакырам, ә мөмкинлелегез булмаса, җомга көнне бәйрәм намазына килегез! Тормышыбыз кайнап тора, бик күп вакыйгаларның шаһиты булабыз, каядыр ашыгабыз, кабаланабыз. Шушы кыска гына гомер эчендә иң мөһим булган гыйбадәтне – намазны онытмыйк! Ул Кыямәт көнне беренчеләрдән булып бездән соралачак!

***

Корбан бәйрәме темасына кире әйләнеп кайтканда, бу көнне кемгә корбан чалу ваҗиб (тиешле) булуын карап китик.

Корбан чалучы:

1. Мөселман,

2. Үз акылында,

3. Балигъ яшендә,

4. Ирекле булырга тиеш;

5.Сәфәрдә булмавы,

6. Нисаб күләмендә мал-мөлкәте булуы шарт. Нисабка ел дәвамында ия булмаска да мөмкин.

Ничек һәм кайчан корбан чалырга була?

Корбан фәкать Корбан бәйрәменең әүвәлге өч көнендә генә чалына. Гает  көнне чала алмый калган кеше, гаетнең  икенче яки өченче көнендә, ягъни 11 һәм 12 нче зөлхиҗҗә көннәрендә чалса да дөрес була. Әмма 12 нче зөлхиҗҗә көнне кояш батканнан соң корбан чалу дөрес булмас. Бәйрәм намазлары үткәреләчәк шәһәрләрдә һәм башка торак пунктларда корбан намаздан соң ук чалына башлый. Ә бәйрәм намазы укылмаган авылларда  таң җиткәннән соң чалына башлый. Ышанычлы хәдистә әйтелә: “Бүген безнең иң беренче эшебез – бәйрәм намазы уку, ә аннары – корбан чалу. Кем шулай эшли, сөннәтебезне үти. Әгәр дә кемдер корбанны намаздан иртәрәк чалса, аның ите гаиләсенә бирелгән гади иттән китәчәк” (Бохари, Мөслим).

Корбанны кич һәм төнлә чалу – мәкруһ, чөнки карангы вакытта кеше хата җибәрә ала, әгәр бу җир яхшы яктыртылган булса мәкрүһ саналмый.

Үзе чала белсә мөселман кешесе бу гамәлне үзе үк башкарып чыга ала. Юк икән – башка мөселманга йөкләтә ала. Корбанны мөҗүсиләргә һәм атеистлардан чалдыру рөхсәт ителми.

Корбанлык хайванын, газап кылмыйча, сул ягына яткырырга һәм башын кыйблага борып куерга, үткен пычак кулланырга тиешле. Чаласы кеше “Бисмилләх, Аллах Әкбәр”, -  дип хайван  чала һәм дога кыла.

Хайванның җаны тәненнән киткәнче, башын аерырга һәм тиресен алу дөрес булмас. Чалган вакытта “Бисмилләһ” дип кенә әйтү җитми, “Бисмилләһ, Аллаһу Әкбәр”, дип тутырып әйтү тиешле. Әгәр чалучы белә торып шулай әйтмәсә, әлеге ит тыелган булып санала. Әгәр онытып әйтмәгән булса, бу очракта Аллаһ гафу итәр.

***

Бүген 1 сентябрь - белем көне. Һәм мин үземнең вәгаземдә бу теманы шулай ук читләтеп үтә алмыйм һәм динебезнең фәнгә, белемгә булган мөнәсәбәтен дә карап китәсем килә.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: “Әйт: “Белүче белән белмәүче бертигез булырлармы?” (Зүмәра сүрәсе, 9нчы аят)

Рәсүлебез  ﷺ әйткән: “Кемгә Аллаһ изгелек тели, шуңа динне аңлауны бирә” (Бохари,21, мөслим 1038)

Бөек имам, Әбү Хәнифә хәзрәтләре дә әйткән: “Аллаһ үзенең колларын – галимнәрне генә хөрмәт итә”. Ислам һәрвакыт мөселманнарны гыйлемле һәм тәрбияле булырга өйрәтте. Пәйгамбәребез әйтте: “Әдәм баласына бишектән алып ләхеткә хәтле гыйлем алу фарыз”, “Гыйлем артыннан Кытайга булса да барыгыз” - диде.

Динебез дошманнары аны артта калган һәм үсешкә сәләтле булмаган итеп күрсәтергә тырыша. Ләкин чынлыкта ислам фән, фикер һәм мәдәният үсешенә чакыра. Мөселманнар тригонометрия, медицина, география,  формакология, математика, икътисад һәм башка өлкәләрдә зур ачышлар ясаган.

Бөек мөселман галиме Әбү Габдулла Мөхәммәд ибн Муса Харәзми – алгебрага нигез салучы. Ул үзенең  “әл Китап әл-мухтасар фи хисаб әл-җәбр ва-л-мукабала” китабында алгебраны фән буларак дәлилли. Ул шулай ук “алгоритм” төшенчәсен кертә, нәкъ менә Харәзми тарафыннан аңлатылып хәзерге унарлы санау системасы кертелә. Ул шулай ук беренчеләрдән булып поляр координатларны куллана.

Тагын бер билгеле мөселман астрономы һәм математигы Әхмәд Фиргани. Ул үзенең “Астрономия элементлары”(“Элементы астрономии”) китабы белән зур популярлык казана. Аның бу хезмәте 17 гасырга кадәр Европа илләре университетларында астрономия буенча төп уку әсбабы буларак кулланыла.

Дөнья фәненә зур өлеш Әбүнәср Мансур ибн Ирак та кертә. Ул сферик тригонометриягә нигез сала, яссы һәм сферик синуслар теориясен беренчеләрдән булып төзи һәм дәлилли.

Мөселман физигы, математигы һәм астрономы Әбү Рәйхан Беруни беренчеләрдән булып тригонометриядә фәнгә бер радиуслы әйләнә төшенчәсен кертә, тригонометрик линияләрне функция буларак өйрәнә һәм “функция» төшенчәсен гамәлгә кертә.

Билгеле табиб, галим, филосов, 29 фән буенча 500гә якын хезмәт авторы Әбү Али ибн Сина – беренчеләрдән булып хирургия операциясен башкарып чыга.

Милади буенча XV  гасырда математик һәм астроном Җәмшид Каши бүгенге көндә математикада тамырлар табуның бер ысулын һәм “схема Горнера” буларак билгеле булган мөһим ачышлар ясый.

Икътисадтан да берничә мисал китерим:

Имам әбү Йосыф (Әбү Хәнифә укучысы) “Китап әл хараҗ” китабы авторы. Ул финанс менеджментка кагылышлы беренче хезмәт буларак карала.

Паретоның оптимумнар теориясе дүртенче хәлиф Али ибн Әбү Талибның “Нахҗүл-Балага” хезмәтеннән барлыкка килә.

Адам Смитның “Халыклар байлыгы” (“Богатство народов”)  хезмәте Әбү Үбәйдә әл-Касыйм ибне Салламаның “Китап әл-әмвәл” китабы арасында бик күп охшаш яклары бар.

Лингвисталар арасында аеруча популяр булган «Метод чтения Ильи Франка» шулай ук Госманнар империясендә кабул ителгән мөселман әдәбиятын өйрәнүнең бер төре.

Мин санап киткән исемнәр - берничә мисал гына, ләкин алар да динебезнең гыйлемгә өндәвен, аны хуплавын күрсәтә! Бу гаҗәп тә түгел, чөнки IX гасырда(милади буенча) ук Багдад шәһәрендә “Бәйт әл-Хикма”дигән беренче ислам университеты барлыкка килгән. Болгарда исә университет милади буенча 1080 елда ачыла. «Даруль Улюм» («Обитель знаний») университетына Ягъкуб ибне Ногман дигән галим тарафыннан ачыла һәм халыкара статуска ия була. Анда дөньяның төрле почмакларыннан белем алалар.

Кол Гали, Кол Шәриф, Шиһабетдин Мәрҗәни, Габрахман Утыз Имәни, Галимҗан Баруди, Мурат Рамзи, Курсави, Ризаетдин Фәхретдин, Муса Бигиев, Зәйнулла Рәсүлев кебек галимнәребез, җәмәгать эшлеклеләребез һәм философларыбыз шулай ук әлеге бөек мөселман шәхесләре исемлеген тулыландыра.

Без татарлар – “китаплы халык” һәм ата-бабаларыбызның бай рухи, дини мирасына таянып эш иткәндә, халкыбыз яшәячәк һәм үсештә булачак.1917 елгы инкыйлабка кадәр татарлар 30 меңгә якын китап нәшер иткән. Диния нәзарәтенең бурычы якын арада татар галимнәренең классик хезмәтләрен кире кайтару һәм мәшһүр галимнәребез кебек галимнәр тәрбияләү. Моның өчен безнең кадрлар да, Болгар ислам академиясе дә бар, Аллага шөкер! ИншәАллах, Аллаһ ярдәме белән боларны башкарып чыгарбыз! Әмин.

Форсаттан файдаланып, үсеп килүче буынга да мөрәҗәгать итәсем килә – мәктәп балаларына һәм студентларга. Республикабыз талантлы, креатив һәм җаваплы яшьләргә мохтаҗ, шуңа күрә белемнәрегезне арттырыгыз, камилләштерегез, үз өлкәләрегездә чын осталарга әверелегез, тирә-ягыгызны яхшылык, игелек чәчеп, нурландырыгыз!

Бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үзенең бер хезмәтендә яшь буынга түбәндәге киңәшне бирә:

“И, сөйкемле балалар, тыңлагыз минем киңәшемне – кәсеп кылырга өйрәнегез. Мал-мөлкәт һәм акча бу дөньяда ышанычсыз. Алтын һәм көмеш – юлчы өчен куркыныч тудыручылар, ә йортта яшәүчеләрдән аларны ут яки караклар тартып ала. Кәсеп исә бетмәс, ул бер чыганак сыман. Оста кешегә бөтен байлыкларын югалтса да, авырлык килми. Ышаныгыз, балаларым, бу буш сүз түгел. Кәсепкә һәм әдәпкә өйрәнегез”.

Хөрмәтле укучылар һәм студентлар! Пәйгамбәребезгә иңгән беренче аят “Укы!” (Галәк сүрәсе, 1нче аячт) дип яңгырый. Шуңа күрә Ленинның “укырга, укырга һәм укырга” сүзләре Коръәннән алынган, һәм алар мөселманнар өчен яңалык түгел.

Хөрмәтле укучылар! Бөтен яктан да  үсеш алган кешеләр булыгыз: дөньяви һәм дини гыйлемгә омтылыгыз, физик һәм рухи яктан көчле булыгыз! Пәйгамбәребез әйтә: “Сезнең арагызда иң яхшысы - ахирәт дип дөньялыкны, дөньялык дип ахирәтне онытмаучылар”.

Миңа еш кына ата-аналар мәктәптә телләр өйрәнүгә бәйле авырлыклар хакында сөйли. Мин бу уңайдан үз фикеремне җиткерер идем – күп телләр хәзерге заманның таләбе. Моның хакта язучы, прозаик һәм драматург Антон Чехов бик дөрес әйткән: “Ничә тел беләсен – шуның кадәр син кеше”. Чыннан да, аралаша белү, бер-береңне аңларга тырышу 21 гасырның уңыш сере. Шуңа күрә мин ата-аналарның балаларына татар телен өйрәтүгә аерым игътибар бирүләрен сорар идем, чөнки ул төрек халыкларын һәм мөселман дөньясын аңлауга бер ачкыч.

***

Хәзер безнең янәшәдә бәйрәм намазында төрле шәһәр, илләр, хәтта төрле континентлардан килгән мөселманнар катнаша. Тышкы аерымлыкларыбыз, тел, тән төсе һ.б.булса да, без бер-беребезне ихластан сәламлибез һәм бер Аллаһка итәгать итеп гыйбадәт кылабыз. Ислам безнең йөрәкләрне берләштерде һәм барлык мөселманнарны бер-берсенә карата дин кардәш итте.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, татарстанлылар! Изге бәйрәмебез мөбарәк булсын! Раббыбыз һәммәбезгә дә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Аллаһы Тәгалә  барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалыначак корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт томышында  да бәхетле булырга насыйп итсә иде.Гаиләләребезгә ныклык, өйләребезгә бәрәкәт бирсен! Үсеп килүче яшь буын гыйлемле, әхлаклы, намуслы, талантлы һәм республикасына файда китерә торган булсын!Илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана