Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза бәйрәме белән котлавы

07.08.2013 10:55

Бисмилләхир-рахманир рахим! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Чын күңелдән барыгызны да якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм!

Мөбәрәк бәйрәмебездә барча дөнья мөселманнарын  берләштергән Раббыбызга, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!)  һәм сәхабәләренә чиксез мактау һәм салават шәрифләребез булсын!

Рамазан - мәрхәмәт, изгелек һәм ураза гыйбадәте ае. Рамазан - бәндәләрне тугры юлга юнәлткән Коръәни Кәрим иңдерелгән ай. Барлык көннәрдән кадерле Кадер кичәсе дә бу айда.  Коръәндә болар хакында ачык язылган: “Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр.  Шуңа күрә , шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын. Хаста булганнар яки сәфәрдәгеләр (тотылмаган көннәре хисабынча) башка көннәрне ураза тотар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, кыенлык теләми.Санаулы көннәрне тәмам итеп, сезгә тугры юл күрсәткәне өчен, Аллаһны олылагыз, бәлки сез шөкер итәрсез? ( “Бәкарә сүрәсе, 185 нче аять)”.

Рамазан аенда ураза тотуның мөһимлеге турында Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) хәдисләрендә болай әйтелә: “Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар ( авыз ачканда) шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы”. Тагын бер хәдисендә: “Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап,  ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр” диелгән.

Барча мөселманнар  мөбәрәк Рамазан аенда тәравих намазларында: “Әй, Раббымыз, Сиңа гына сыенабыз, коллык итәбез, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Барча кардәшләребезне тугры юлга күндер”, - дип ялварып Раббыбызга сыендылар  һәм илебезгә, якыннарыбызга ямьле, бәрәкатле көннәр теләделәр. Аллага шөкер, бу мөбәрәк айны ниятләребезне яхшыга юнәлтеп, начарлыктан качарга, телләребезне гаибәттән, ялганнан тыярга, тәнебезне дә, күңелебезне дә хәрамнан арындырырга тырыштык.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Нәфесебездән өстен калып, яхшы гамәлләр генә кылып, киләсе Рамазан аен да исән-сау, бердәм булып каршы алырга насыйп итсә иде!

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

ҮДО-ТР МДН рәисе, мөфти

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана