Татарстан мөфтиенең Мөхәррәм ае һәм 1439 ел башлану уңаеннан мөрәҗәгате

20.09.2017 15:32

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Бүген кич, Мөхәррәм аеның беренче көне җитү белән һиҗри исәп буенча 1439 ел башланды. Һиҗрәт ул – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең, шулай ук аның сәхабәләре һәм гаиләсенең Мәккәдән Мәдинәгә күчеп утыруы. Мөселманнарның күчүләре гарәп мәҗүсиләренең Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өйрәтүләренә дошманларча каршы торулары сәбәпле килеп чыга.  

Әлеге вакыйга тамырдан Ислам диненең һәм мөселман өммәтенең киләчәгенә йогынты ясый. Ул ислам тарихының башлангыч ноктасы, мөселман яулап алуларының һәм ачышларның яңа эра башы булып тора, һәм шуңа күрә мөселман ел исәбе күченү көненнән башлана. Мәдинә шәһәре беренче мөселманнарның килеп урнашу һәм беренче ислам җәмгыятенең оешу урыны, беренче мөселман дәүләте башкаласы.

Григориан ел исәбе буенча һиҗрәт 622 елда була. Нәкъ шушы вакыттан мөселман ел исәбе башлана. Аны документларга һәм вакыйгаларга дата билгеләү кирәк булганлыктан икенче тугры хәлиф Гомәр ибнел Хәттаб радыйаллаһу ганһу кертә.

Мөселман яңа елының беренче ае булып Изге Мөхәррәм ае санала. Ул сугышлар һәм конфликтлар тыелган өч ай – Рәҗәб, Зөлкагдә һәм Зөлхиҗҗә айлары белән янәшә тора.  

Кәламе шәрифтә әйтелгән: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһының хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе сугышу хәрәм айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять).

Әлеге айларны Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәттә үткәрергә, үзеңнең әхлагыңны һәм тәртибеңне дөресләргә тырышырга, ураза тотарга кирәк. Имам Мөслимнең хәдисләр җыентыгында түбәндәге хәдис китерелә: “Рамазан аеннан соң иң яхшы ураза – Аллаһы аенда, Мөхәррәм уразасы”.

Аллаһы Тәгаләдән яңа елда Үзенең рәхмәтеннән ташламавын һәм мөселман өммәтенең чәчәк атуын сорыйм. Аллаһы Раббыбыз гыйбадәтләребезне кабул итеп, ике дөнья бәхете белән бүләкләсә иде! Әмин.

Татарстан мөфтие                                                   Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана