ТР Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы

03.11.2017 10:35

Бисмилләһир-Рахмәәнир-рахиим!

Әссәләәмүгаләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Аллаһының рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!

Иртәгә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә – Россия җәмгыятенең  бердәмлеген гәүдәләндерә торган иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Аның тарихы 1612 елда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский идарәсендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән вакыйгаларга барып тоташа. 

Әлеге истәлекле дата “төрлелектәге бердәмлек” принцибын якты итеп чагылдыра, чөнки Россия – күпсанлы халыклар һәм дини төркемнәр өчен уртак бер зур Ватан булып тора. Алар барысы да аны саклауда һәм дәүләтчелек буларак төзүдә катнаша, хәтта үз эченә борынгыларның күпгасырлык хикмәтен, гаделлеген һәм халыкларның рухи байлыгын туплаган бөек Россия милләтен барлыкка китерә.

Мәдәниятләр һәм телләрнең күптөрлелеге безнең илебезнең зур хәзинәсе ул, без аны сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Татарлар – Россиядә сан ягыннан икенче урында торучы халык һәм илебезнең иң зур мөселман милләтләренең берсе. Табигый ки, безгә үз асылыбызда калыр өчен динебез – Ислам, туган татар телебез, бай мәдәниятебез һәм традицияләребез юлыннан тайпылмыйча атларга кирәк.

Кәлам Шәрифтә түбәндәгеләр әйтелә:

“Әй, адәм балалары! Без сезне бер ир, бер хатын итеп яраттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне халыкларга вә кабиләләргә аердык” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 нче аять).

Кешелекнең күпсанлы милләтләргә һәм халыкларга бүленүе – ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Әйе, без төрле, әмма, шуңа да карамастан, без бер-беребезне хөрмәтләргә һәм танып белергә тиешбез. Бер генә халык та башка халыктан өстенрәк вә яхшырак түгел, иң мөһиме - ул безнең тәкъвалыгыбыз!

Тикмәгә генә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, үзенең сәхабәсе Әбузәргә мөрәҗәгать итеп, болай димәгән: “Син кызылдан да, карадан да яхшырак түгел. Син өстенлеккә ия була алган бердәнбер нәрсә шулдыр ки, – ул тәкъвалык”.

Безгә Россиянең хәзергесе һәм киләчәге турында җаваплылыкны искә төшереп, елдан-ел 4 ноябрь көненең актуальлеге арта бара. Россия тарихы безгә сабак бирә – бары бердәм һәм гражданлык теләктәшлеген саклап кына, үз халкыңның традицияләрен һәм традицион рухи кыйммәтләрен яклап, без зур максатларга ирешә алачакбыз. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән без бергә барлык авырлыкларны җиңеп чыга, уңышларга ирешә, Россия Федерациясенең мәдәни-тарихи мирасын саклый һәм киләчәккә тапшыра алачакбыз. Раббыбыз туган җиребездә тыныч, имин тормыш насыйп итсен, бәрәкәтен бирсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын. Амин!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана