Татарстан мөфтиенең Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате

18.11.2017 15:35

Бисмилләһир-Рахмәнир-рахим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүләребез насыйп булса иде!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Бүген, 18 ноябрь көнне, ин шә Аллаһ, кояш офык артына күмелү белән, мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае керәчәк!

Рабигыль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай, чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт буларак кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне булып григориан ел исәбе буенча 571 елның Рабигыль-әүвәл аеның унбереннән уникесенә каршы төн санала.

Аллаһы Кәлам шәрифтә болай дип әйтә: “Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” (“Юныс”сүрәсе, 58 нче аять). Башка сүзләр белән әйткәндә, Бөек Зат безгә рәхмәте өчен шатланырга куша, ә Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм – иң зур рәхмәт, чөнки Яралтучыбыз шулай ук болай дигән: “(Ий, Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия” сүрәсе, 107 нче аять).

Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне гасырлар дәвамында дөньяның төрле почмакларында билгеләп үтелә. Шулай ук Мәүлид ән-Нәби – татар халкының иң борынгы һәм тирән хөрмәткә ия бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне безнең бабаларыбыз бергә җыелганнар, дога укыганнар, салаватлар, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр әйткәннәр. Моннан тыш, алар Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне искә төшергәннәр, аның образын, тормыш юлын һәм мирасын хәтердә яңартканнар.

Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм җәмгыятькә татулык, тынычлык һәм рәхәтлек (гармония) алып килүче кеше була. Хәзерге дөньяда нәкъ менә шушы сыйфатлар җитеп бетми һәм моны торгызу өчен бердәнбер юл булып замандашларыбызны аның рухи мирасы белән таныштыру, аларга хакыйкый Пәйгамбәрлекнең нурын җиткерү тора.

Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мөбарәк Сөннәтенә ияреп яшәүләребезне насыйп итсә иде! Әмин!

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана