Татарстан мөфтиенең Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате

13.04.2018 09:59

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Бүген кояш баю белән бөтен дөнья мөселманнары Мигъраҗ кичәсен каршылый һәм Ләйләтүл-Исра вәл-Мигъраҗ, ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең могҗизалы рәвештә күккә ашу вакыйгаларын искә ала.

Бөек Китабыбыз Коръән-Кәримдә әйтелгән: “Үзенең колы Мөхәммәд галәйһиссәламне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрәмнән Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөртеп кайтаручы Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кыйлдык, Мөхәммәд галәйһиссәламне шулай кодрәтебез белән йөрттек гаҗәп галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә, Аллаһы һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер” (“Әл-Исра” сүрәсе, 1 нче аять). Шушы аятьтән күренгәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдәге әл-Хәрәм мәчетеннән Коддустагы Әл-Әкъса мәчетенә, ә аннан Аллаһы Тәгаләгә изге сәфәр кыла. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм күкнең җиденче катына – “Сидрател мүнтәхә” дип аталган җиргә кадәр күтәрелгәч, Аллаһы Тәгалә белән аралашкан һәм Аның Мәңгелек Тавышын ишеткән. Исра вәл-Мигъраҗ гаҗәеп могҗизаларның берсе булып тора һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бөек пәйгамбәр икәнлеген раслый.

Имам Мөслимнең хәдисләр җыентыгында Мигъраҗ вакытында Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә өч әйбер бүләк ителү – биш вакыт намаз, “Әл-Бәкара” сүрәсенең ахыргы ике аяте һәм ширек, ягъни Аллаһыга тиңдәш кылудан сакланып калган адәмнәрнең зур гөнаһлары гафу ителәчәге турында хәбәр бирелә.

Кайбер ислам галимнәре белдергәнчә, Аллаһының барлык әмерләре җирдә урнаштырылган, ә бары биш вакыт намаз укуның мәҗбүри булуы кешеләргә күктә, ягъни Мигъраҗ вакытында әмер ителгән, бу исә үз чиратында әлеге төр гыйбадәтнең никадәр әһәмиятле икәнен күрсәтеп тора.

Мөхтәрәм Пәйгамбәребезнең күккә ашуы, Мигъраҗ киче белән рухланып, без рухи яктан күтәрелү турында уйланырга тиешбез, төрле хата-кимчелекләрне, кешелеккә хас гөнаһларны артта калдырырга тиешбез. Моның өчен без дөнья ләззәтләре артыннан кууны туктатырга, Аллаһы ризалыгына ирешерлек итеп яшәргә һәм кешеләргә файда китерерлек изге эшләр эшләргә тиешбез.

Барыгызны да әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәм! Аллаһыдан әлеге төндә кылынган барлык гыйбадәтләр ислам дөньясының бердәмлеген ныгытсаң, кешеләрне туры юлга бастырсаң иде дип дога кылам. Раббыбыз әлеге төнне изге уй-ниятләр, күркәм эш-гамәлләр белән үткәрү мөмкинлеге белән бүләкләсә иде! Әмин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана