Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Республика көне уңаеннан котлавы

30.08.2018 08:09

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

Татарстаныбыз елдан-ел икътисади, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәләрдә үсә бара. Әлеге казанышлар – күпмилләтле тырыш халкыбызның һәм хөрмәтле җитәкчеләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе.

Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан, һәркемгә үзен рухи яктан ныгыту, милли һәм дини гореф-гадәтләрен саклап аларны балаларыбызга җиткерү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Киләчәктә дә шушы күркәм традицияләрне дәвам итеп, туган җиребез бөтен дөньяга үрнәк булсын!

Раббыбыз Татарстанда яшәүче һәр гаиләгә бәхет, бәрәкәт бирсен, Ватаныбызга тотрыклылык һәм зур уңышларга ирешергә язсын. Тыныч һәм бәрәкәтле тормышта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен динебезгә, милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә насыйп әйләсен.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана