Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы

19.08.2019 15:02

Бисмилләһир-Рахмәнир-рахим!

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Сезне бөек бәйрәм – Гыйд әл-әдха – Корбан гаете белән ихластан тәбриклим!

Корбан гаете – җир шарының барлык почмакларында зурлап билгеләп үтелә торган олы мөселман бәйрәме. Ул – Раббыбызның сансыз нигъмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерергә, буйсынуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирүче безгә насыйп ителгән зур гыйбадәт. Корбан чалу турында боерык һиҗринең икенче елында ук ирешә. Раббыбыз Кәлам Шәрифтә болай ди:

فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ

 “Раббың өчен намаз укы һәм (Аның исеме белән мохтаҗларны ашатыр өчен) корбан чал!” (“Кәүсәр” сүрәсе, 2 нче аять). Әмма Коръәндә шулай дип тә әйтелә:

لَن يَنَالَ اللَّهَ لُحُومُهَا وَلَا دِمَاؤُهَا وَلَكِن يَنَالُهُ التَّقْوَى مِنكُمْ

Ягъни: “Аларның (чалган корбаннарның) итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә», – дип әйтелә (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). Шул рәвешле, корбан чалуның асыл мәгънәсе – хайванда һәм аның итендә түгел, ә күндәмлек күрсәтү, тәкъвалык һәм диндарлыктадыр. Корбан чалып, без Хак Тәгаләгә тугрылыкны күрсәтәбез, Аңа гыйбадәт кылабыз, милкебезне Аның ризалыгы өчен корбан итәргә әзер булуыбызны дәлиллибез. Шул ук вакытта корбан чалып мохтаҗларга ярдәм итү кешеләр арасындагы матди аермалыкларны да киметә, өммәтебездә кардәшлек-дуслык җепләрен ныгыта. Корбан гаете Адəм балаларының Җир йөзенə яшəр өчен яратылганын да ассызыклый һәм бу дөньяда кеше каны коелмасын, дип аваз сала.  

Газиз дин кардәшләрем! Динебездәге әдәп-әхлакның бер билгесе - үзеңне һәм малыңны корбан итеп, Аллаһ ризалыгы өчен башкаларга игелек кылу. Фани дөньяда шушы хакыйкатькә ирешә алганнар гына ахирəттə бəхетле була. Раббыбызның безгә карата рәхмәте һәм яратуы чиксез. Без дә Аңа ихластан табынып, Аның әмерләренә буйсынып, иманнарыбызны һәрдаим ныгытып, Аның ризалыгы өчен үзебезне фида кылып яшик. Аллаһы Тәгалә барлык игелекләребезне кабул итсен, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырсын, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп итсә иде! Нəфесебезне җиңеп, Бөек Зат риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребез турында дога кылам.

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана