Татарстан мөфтиенең Гашүрә көне уңаеннан мөрәҗәгате

20.11.2019 16:45

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Бүген, кояш офык артына кереп баеганнан соң, ахшам намазына азан әй­телү белән изге Мөхәррәм аеның унынчы һәм иң мөбарәк көне керде. Мөселманнарга ул Гашүрә көне буларак билгеле.  

Раббыбыз бу көнне ни өчен аерып олылый соң? Гашүрә көнендә күп кенә пәйгамбәрләр бәла-казаларны җиңеп үлемнән котылганнар. Мисал өчен, бу көнне пәйгамбәребез Ибраһим галәйһиссәлам уттан, пәйгамбәребез Юныс галәйһиссәлам – кит карыныннан котылган, пәйгамбәребез Якуб галәйһиссәлам күрү сәләтенә ия булган, пәйгамбәребез Әюб галәйһиссәлам тулысынча савыккан һ.б. Әмма Коръәндә сөйләнгән иң озын һәм тәэсирле тарих булып Муса галәйһиссәламнең тормыш вакыйгалары торадыр, мөгаен.

Гашүрә көнендә Аллаһы Тәгалә, Муса галәйһиссәламнең ихлас догасын кабул итеп, үзенә һәм үзе артыннан Мисырдагы коллыктан качып киткән Исраиль улларын, диңгездә коры юллар ачып, фиргавеннән коткара. Аларны куалап килгән фиргавен һәм аның гаскәре исә су астында калып каплана. Бу кыйссада бөтен кешелек дөньясына иман ныклыгы, Яралтучыбызның ярдәменә ышану һәм Аның рәхмәтенә өмет итү турында, шулай ук Раббыбызга иман китерүдән баш тарткан фиргавеннең тәкәббәрлеге һәм һавалыгы хакында гыйбрәт бар.

Шунысы игътибарга лаек, Гашүрә көнен мөселманнар гына түгел, яһүдиләр һәм христианнар да олылаган. Хәдисләрнең берсендә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәдинәгә күченгәч, яһүдиләрнең  бу көн уңаеннан Муса галәйһисәламнән үрнәк алып ураза тотканын күрүе турында сөйләнә. Шуннан соң ул да бу көндә ураза тотарга өнди. Димәк ки, ураза тоту Гашүрә көнендә мөселман кешесе башкара алырдай иң күркәм һәм Сөннәт гамәл булып тора. Әмма шунысын да билгеләп узарга кирәк, Китап әһелләреннән аерылып тору өчен, уразаны өстәмә рәвештә Гашүрә көненә бер көн кала яисә Гашүрә көненнән соң да өстәп тотарга кирәк.

Кадерле дин кардәшләрем! Гашүрә көне тарихыннан күренгәнчә, Раббыбызга илтүче бер генә юл бар, һәм ул Җәннәткә юнәлгән. Аны хакыйкатькә төшенгән, ихластан Аллаһыга ышанган, гыйбадәт кылган һәм Аның әмерләре белән яшәгән кешеләр генә үтәргә сәләтле. Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең Хак юлында игелекләр кылырга мөмкинлекләр һәм көч бирсен иде.

Татарстан Республикасы мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана