Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның дини уку йортлары мөгаллимнәре конференциясендә ясаган чыгышы

25.09.2013 11:21

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Мөхтәрәм имамнар, мөгаллимнәр, кунаклар! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Мөхтәрәм җәмәгать! Исламда остаз, мөгаллимнәр бик югары дәрәҗәләргә ия, гыйлем үзе - зур нигъмәт санала. Изге Коръәндә “гыйлем” сүзенең 700дән артык мәртәбә телгә алынуы да шуны күрсәтә. Бик күп хәдисләрдә гыйлем ияләре зурлана. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (гвс) Гомәр (рг)нән сораган: “Аллаһ Тәгаләдән кала синең тагын кем каршында бурычың бар, кемнең хакы зуррак?” дип. Гомәр (рг): остазымныкы,  дип әйткәч кенә разый калган. Галимнәрнең бер сүзе - хәзинә, бер вәгазе – зур китапханәгә тиңдер, дип әйтү дә динебез өйрәтүләреннән килә.  

Һичшиксез, сыйфатлы дини белем ияләре мәхәлләне тәрбияли, ныгыта. Динебез асылын да гыйлем аша гына төгәл, дөрес итеп җиткеререргә мөмкин. Менә шуның өчен дә дини мәгариф системасы  - Диния нәзарәтенең иң мөһим өлкәсе булып тора.

Бүген бирегә дистә еллар дәвамында меңләгән шәкертләрне укыткан мөгаллимнәр җыелды. Форсаттан файдаланып, нәзарәт һәм үз исемемнән сезгә шушы мәртәбәле хезмәтегез өчен рәхмәтләремне җиткерәсе килә. Аллаһы Тәгаләнең рәхим- шәфкатьләре, бәрәкәтләре язсын. Безне бергә җыйган Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгаләгә барлык мактауларыбыз булса иде.

Бүгенге көндә республикада 1400гә якын мәчет санала. Мәчетләр каршында 700 гә якын  мөселман укыта. Аларның 30-40 проценты имамнар булса, калганнары мәдрәсәләрдә яки шул ук курсларда гыйлем туплаган һәм шул гыйлемен башкаларга да җиткерергә тырышкан укытучылар. Татарстанда барлыгы 10 мәдрәсә һәм бер дини югары уку йорты – Россия ислам университеты эшләп килә. Аларда 150гә якын мөгаллим –остаз укыта. 

Соңгы дистә еллар дәвамында , бернинди авырлыкларга карамастан, республикада  бөрбөтен дини мәгариф системасы булдырылды.  Дини мәгариф системасы башлангыч белем бирүдән башлап, вузга кадәр дәвам итә. Дини мәгариф өлкәсе ныгый бара - Дин әһелләре һәм мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге ачылды.Нәзарәт каршында Россиянең бер төбәгендә дә булмаган укыту-методик берлек төзелде. Әлеге орган дини мөселман уку йортларына  программалар  әзерли, фәнни-методик ярдәм күрсәтә.

Аллага шөкер, иманыбызны ныгытырга, дини гыйлем тупларга мөмкинлекләр бар. Хәзер без тагын да җитдирәк максатлар куярга тиеш.

Иң беренче чиратта укыту сыйфатын мирасыбызга таянып күтәрик. Шәригать фәннәрен өйрәнүдә һәр мөселман халкының үзенә хас үзенчәлекләре бар. Татар халкында  фикерләү сәләте һәм гакыйда, калам алга киткән. Менә шушы гыйлемгә җитәрлек таянабызмы? Шәкертләр дөнья күләмендә танылган татар дин әһелләре хезмәтләрен беләме? Шушы сорауларга без бергәләп җавап табарга тырышыйк.

Бүген нәзарәт инкыйлабка кадәрге татар дин әһелләре мирасын барлый, аларны татар әдәби теленә тәрҗемә итә. Классик татар дин галимнәре китаплары әсбап-дәреслек буларак укытылырга тиеш.

Икенчедән, безнең ният – республиканы дөнья күләмендә билгеле интеллектуаль Ислам үзәге итү. Безнең бабайлар моңа ирешкән. 19 гасыр ахыры 20 гасыр башында ук үсешкә илтүче ислам фикерләрен туплаганнар. Бездә чит ил кешеләре өчен дә белем тупларлык нигез бар.

Нәзарәт тарафыннан белемле кадрларга игътибар күрсәтү  дә мөһим. Быел беренче тапкыр махсус грантлар булдырдык. Аларны мәдрәсәләрне тәмамлаган яшь имамнарга тапшырабыз.      

Дини гыйлем бирүнең классик ысулларын яңа технологияләр белән бәйләп алып бару да сорала. Бу хәзерге заманда бик мөһим.Интернетта ышанычлы гыйлем тарату максатыннан Bayt al-Hikma интернет мәдрәсәсен, darul-kutub-  электрон китапханәсен булдырдык.

Алга таба  да динебезне үстерү, халыкның иманын ныгыту өчен мөгаллимнәрдән күп эшләр башкару сорала. Үтә җаваплы һәм хөрмәтле мөгаллимлек эшен алып барганыгыз өчен сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын! 

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана