Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары!

08.05.2013 11:00

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Ассәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары! Диния нәзарәте исеменнән сезне Җиңү бәйрәме белән котлыйм!

68 ел элек безнең бабайлар үзләренең батырлыклары белән вәхшилек, кансызлыкны җиңделәр, дөньяны фашизмнан коткардылар. Каһарманлык күрсәтеп Ватаныбызны сакладылар һәм Аллаһы Тәгалә  аларга җиңү бүләк итте. Җиңү җиңел бирелмәде, әмма җиңү бәрабәренә бүгенге буын тыныч, тату тормышта яши.

Кызганыч, елдан-ел Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы сирәгәя бара. Шулай да алар турындагы истәлекләр, батырлыклары турында хатирәләр гасырлар буе сакланыр. Халык җиңү яулаучылар каһарманлыгын һәм алар үткән куркыныч сугышны истән чыгармас.

Без, Аллаһы Тәгаләдән бу сынауларның башка беркайчан да кабатланмавын сорыйбыз. Илебезгә бәхет һәм бәрәкәт насыйп итсен, Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкатеннән ташламасын! Һәркайсыбыз җимерүгә, зыян салуга түгел, ә төзүгә һәм мәрхәмле булырга, яхшылыкка омтылсын иде. Бары шулай итеп кенә бу тормышта гармониягә ирешергә мөмкин. 

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана