Мөфтинең Укытучылар көне уңаеннан мөгаллимнәргә мөрәҗәгате

05.10.2022 12:53

Хөрмәтле мөгаллимнәр, остазлар, хәзрәтләр, абыстайлар!

Мөхтәрәм укытучылар!

Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху.

Бүген илебездә укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан минем ихлас һәм изге теләкләремне кабул итегез!

Бөек татар педагогы, мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри болай дип язып калдыра: “И газиз бала! [...] Надан кала күрмә, сабак укыганда белмәгән вә аңламаган сүзеңне хәлфәңнән сора. Укып кына белми кеше, сорашып күбрәк гыйлем хасил була...” Бу сүзләр мөгаллимнәрнең һәм белем тарату хезмәтенең ни кадәр әһәмиятле булуы хакында сөйли. Дөрестән дә, динебездә остаз каршында алган гыйлем зур кыйммәткә ия һәм иснәд чылбырларында аның бөек дәрәҗәсе чагыла.  

Шөкер, Татарстанда ислам турында гыйләмнәрне нигезләрдән алып академик дәрәҗәгә кадәр бирә торган мөгаллимнәр хезмәт итә. Аларга Раббыбыз һәм җәмгыять каршында зур җаваплылык йөкләнгән – хак белемнәр бирергә һәм үсеп килүче буынны лаеклы итеп тәрбияләргә. Аллаһы Тәгалә бу авыр һәм игелекле хезмәт юлында остазларга Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде! 

Укытучылар көне белән!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана