Татарстан мөфтиенең Мәүлид кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

07.10.2022 08:34

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Рабигыль-әүвәл аеның 11нче көнендә (милади буенча 7 октябрьдә), кояш баткач, Мәүлид ән-Нәбигә аяк басабыз. Ул - Аллаһның соңгы Илчесе, безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган кичә. Рәсүл Әкрам ﷺ хәзрәтләре – барлык пәйгамбәрләрнең мөһере, ахыргысы, Аллаһның иң яраткан колы һәм ул бар дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән зат. Мәүлид якынлашу уңаеннан дин кардәшләребезнең сөенечен уртаклашам!

Мәүлид ән-Нәбине бер генә кичәдә түгел, Рабигыль-әүвәл ае дәвамында билгеләп үтү кабул ителгән. Татар халкының гореф-гадәтләре буенча Мәүлид кичәләрендә мөэмин-мөселманнар мәҗлескә җыелалар, салаватлар (Пәйгамбәребезгә ﷺ мактаулар) әйтәләр, сөекле Рәсүлебез ﷺ һәм аның тормыш юлы турында вәгазьләр тыңлыйлар, нәшидләр, аерым алганда “Мәүлид ән-Нәби касыйдәсе”н әйтәләр, Аллаһ илчесе булуның һәм пәйгамбәрлек юлының иң бөек өстенлекләре турында “Алты бармак” китабын укыйлар... Безнең бабаларыбыз аларны яттан белгәннәр, безнең көннәргәчә саклап, телдән-телгә, буыннан-буынга тапшырганнар, чөнки Пәйгамбәребезне ﷺ ихластан яратканнар.

Бүгенге көндә исә Мәүлидләр төрле форматта оештырыла. Актив мөселман яшьләре заманча технологияләрне, яңа дәгъват чараларын куллануны өстен күрә һәм җанлы чаралар үткәрә: викториналар һәм конкурслар, фильмнар карау, балалар бәйрәмнәре, галимнәр катнашында фәнни-популяр лекцияләр... Кыскасы, алар - яңа иҗади эзләнүләрдә; алар Мәүлид уңаеннан шатлык-сөенечеңне белдерергә һәм дөнья тарихында иң зур вакыйгага – кешеләрнең иң яхшысы Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ туган көненә күбрәк кешенең игътибарын җәлеп итәргә тырыша.

Мөхәммәд ﷺ – Аллаһның сөекле колы. Шулай булуга да карамастан, аңа күпме кайгы-хәсрәт кичерергә һәм күпме сынаулар аша узарга туры килә! Һәрбер авырлыктан соң җиңеллек киләчәге турында әйтелгән Коръән аятен кем генә белми?! Бу аять тулысы белән Пәйгамбәребезгә ﷺ багышланган, кяферләр аны мәсхәрәләгән һәм каты эзәрлекләүләргә дучар иткән вакытта, юату сыйфатында иңдерелгән “Әш-Шарх” (“Ачылу”) сүрәсеннән алынган:

أَلَمْ نَشْرَحْ لَكَ صَدْرَكَ.  وَوَضَعْنَا عَنْكَ وِزْرَكَ.  الَّذِي أَنْقَضَ ظَهْرَكَ . وَرَفَعْنَا لَكَ ذِكْرَكَ . فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا.  إِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا . فَإِذَا فَرَغْتَ فَانْصَبْ . وَإِلَى رَبِّكَ فَارْغَبْ.

Мәгънәсе: “[Расүлем!] Без синең [дәгъват кылу кебек вазифаны күтәрә алуың өчен] күкрәгеңне киңәйтмәдекме? Һәм синнән авыр йөгеңне алмадыкмы? Ул бит аркаңны баскан иде. Без синең исемеңне күтәрдек. Һичшиксез, авырлыктан соң җиңеллек бар. Һичшиксез, авырлыктан соң җиңеллек бар. Шулай булгач, [ирештерү һәм намаз кебек вазифаларыңнан] бушаган чагыңда [игелек кылырга] тырыш. Һәм Раббыңа омтыл”.

Әлеге сүрәдә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәрнең ﷺ югары дәрәҗәсе хакында әйтә, аны Үзенең тирән кайгыртуы һәм гөнаһлардан саклавын ассызыклый, калебен белем, серләр һәм зирәклек белән баету турында хәбәр итә. Шул ук вакытта Ул аны беркайчан да өметсезлеккә бирелмәскә, ялкауланмаска һәм һәрвакыт Аллаһка якынаерга өнди. Бу аятьләрдә, һичшиксез, бар мөселман өммәте өчен нәсыйхәт бар: Пәйгамбәр ﷺ тикмәгә генә Аллаһның сөекле колы түгел, димәк, без, Кыямәт көнендә аның шәфәгатенә лаек булуыбызны теләсәк, аңа иярергә, аның сөннәтен сакларга, гамәлләребездә, гаиләдә, гыйбадәттә, дин кардәшләр, җәмгыять белән мөнәсәбәтләрдә аңа охшарга тырышырга тиешбез. Һәм бары Аллаһ Илчесенең ﷺ тормыш юлын өйрәнеп кенә, без аны тулысынча яратып, аның шәхесенең бөтен бөеклеген, юлдаш, җитәкче, сугышчы, әти һәм ир, югары әхлаклы җәмгыять тәрбияли алган остаз, безгә Аллаһның әмерләрен җиткерүче, кардәшлекне һәм гаделлекне күрсәтүче буларак күз алдына китерә алабыз...

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид аен гыйбадәттә, ихлас ниятләр белән, салаватлар әйтеп һәм Аллаһның соңгы Илчесенең ﷺ пәйгамбәрлек чорлары, аның бөек вазифасы вакытында гадәти булмаган вакыйгалар һәм могҗизалар турында китаплар укып үткәрергә чакырам. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең бөек Рәхмәте белән бүләкләсен һәм сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Пакь Сөннәтенә таянып яшәргә насыйп итсен! Әмин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана