Татарстан Мөфтиенең Укытучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате

05.10.2023 08:15

Кадерле остазлар, шәехләр, мөгаллимнәр, укытучылар!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкәтүһү!

Бүген Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу күркәм дата уңаеннан мин гыйлем таратучы барлык остазлар һәм мөгаллимнәргә, шулай ук үзләреннән гыйлем алу мәртәбәсенә ирештергән үземнең шәехләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Раббыбыз белем тарату юлында куйган тырышлыкларыгызны кабул итсен!

Хәзерге заманның күренекле галиме Айман Сүвәйд әйткән: “Безнең тормыш (гыйлемнәрен безгә биргән) шәехләр белән очрашкач кына башланган. Алар булмаса, без кемнәр генә булыр идек икән?!” Һичшиксез, яңгыр тамчылары җирне уңдырышлы иткән һәм кешеләргә эчәргә су биргән кебек, укытучылар да үз шәкертләрен рухи яктан баета һәм хаклык чыганагы булып тора. Мин ихлас күңелдән Аллаһ Тәгаләдән укытучыларга шуны сорыйм: Яралтучыбыз шәкертләрнең йөрәкләренә чәчелгән һәм киләсе буын шәкертләргә тапшырылып бара торган һәр гыйлем бөртеге өчен остазларны Үзенең әҗер-саваплары белән олыласын иде. 

Билгеле ки, Раббыбыз тарафыннан безнең сөекле Рәсүләбезгә ﷺ тапшырылган белемнәр аның калебендә уелып барган. Бүген бу белемнәр китапларда саклана, әмма аларның ачкычы бары тик укытучыларда саклана. Исламда Пәйгамбәребезгә  ﷺ кадәр барып тоташа торган чылбыр аша тапшырылган гыйлемнәргә аеруча зур хөрмәт күрсәтелә. Бүгенге көндә мәгълүматларны тапшыруның нинди генә ысуллары булмасын, бәрәкәт бары тик остазларның үзләреннән турыдан-туры алынган гыйлемдә генә бәрәкәт һәм хаклык бар. 

Укытучы һөнәрен сайлаган һәркемгә мин, гыйлем юлында кылган тырышлыклары өчен, Аллаһының рәхмәтләренә, Аның ризалыгына һәм чиксез нигъмәтләренә ирешүне телим. Яралтучыбыз сезгә нык сәламәтлек, иминлек, сәләтле шәкертләр бирсен һәм эштә уңышлар китерсен!

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана