Татарстан Мөфтиенең Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате

04.11.2023 08:00

Бисмиллəһир-рахмəнир-рахим!

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Хөрмәтле татарстанлылар!

Бүген безнең илебездә мөһим вакыйга – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул гомум иминлек һәм тынычлык өчен Россия халыкларының бердәмлеген тасвирлый һәм безгә үзара ихтирам, толерантлык, кешеләрнең тигезлеге кебек мөһим кыйммәтләр хакында искә төшерә.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:

وَمِنۡ ءَايَٰتِهِۦ خَلۡقُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِ وَٱخۡتِلَٰفُ أَلۡسِنَتِكُمۡ وَأَلۡوَٰنِكُمۡۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَأٓيَٰتٖ لِّلۡعَٰلِمِينَ

“Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә – Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда белгәннәр өчен билгеләр бар” (“Әр-Рум” сүрәсе, 22нче аять).

Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә Үзенең хикмәте белән кешелекне күп образлы итеп барлыкка китерүен күрсәтә, димәк, мәдәният, менталитет һәм дөньяга карашлар аермасы халыклар арасында низаг өчен сәбәп була алмый.

Аллаһы һәркемгә иманыбызны һәм тәкъвалыгыбызны сынар өчен (дошманлык итәр өчен түгел) ирек һәм сайлау хокукы биргән:

وَلَوْ شَاءَ رَبُّكَ لَجَعَلَ النَّاسَ أُمَّةً وَاحِدَةً وَلَا يَزَالُونَ مُخْتَلِفِينَ

Ягъни: “Әгәр Раббың теләсә иде, бөтен кешеләрне дә бер генә өммәт иткән булыр иде. Әмма алар һәрдаим ихтилаф итүчеләр булачак” (“Һуд” сүрәсе, 118нче аять).

Муса галәйһиссәламнең тарихы да дөньяның һәм Россиянең барлык халыклары өчен гыйбрәтле булып тора:

وَإِذِ اسْتَسْقَى مُوسَى لِقَوْمِهِ فَقُلْنَا اضْرِب بِّعَصَاكَ الْحَجَرَ فَانفَجَرَتْ مِنْهُ اثْنَتَا عَشْرَةَ عَيْنًا قَدْ عَلِمَ كُلُّ أُنَاسٍ مَّشْرَبَهُمْ كُلُوا وَاشْرَبُوا مِن رِّزْقِ اللَّهِ وَلَا تَعْثَوْا فِي الْأَرْضِ مُفْسِدِينَ

Мәгънәсе: “Бервакыт [сахрада сусыз калгач] Муса [галәйһиссәлам] үзенең кавеме өчен су сораган иде, һәм без аңа: “Таягың белән ташка ор!” – дидек. Аннан унике чишмә бәреп чыкты. Һәр кеше үзенә кайдан эчәргә кирәклеген белә иде. [Шулвакыт Без аларга]: “Аллаһның ризыгыннан ашагыз, эчегез, әмма җирдә бозыклык кылып йөрмәгез!” [дигән идек]” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 60нчы аять).

Бу аятьтән аңлашылганча, Аллаһ җирдәге һәрбер халыкка үзенең яшәү чыганагын биргән, әмма алар барысы да үзләренең Барлыкка китерүчесен истә тотарга, Аның кушканнарын үтәргә, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә тиеш. Югарыда китерелгән аятьләрдән күренгәнчә, үзара яхшы мөгамәләне саклау – Исламның төп нигезләренең берсе.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Халыклар бердәмлеге көне Россиядә милләтара һәм динара тынычлыкка ирешү өчен төрле кешеләрне берләштерүдә мөһим урын били. Халыкларның бер-берсе белән аңлашып яшәве уртак Ватаныбыз кебек күпмилләтле дәүләт өчен югары кыйммәтләрдән санала. Әгәр Россия җәмгыяте таркау булса, алга бару, социаль-икътисади иминлеккә, рухи үсешкә ирешү мөмкин түгел. Илебезнең көче – бары тик милләтләр, максатлар, уй-фикерләр бердәмлегендә генә.

Россия гражданнарының горурланырлыгы бар – бүген күпмилләтле илебез бөтен дөньяга зур тизлек белән таралган агрессив, гуманлылыкка каршы баручы һәм рухи булмаган мәдәнияткә каршы көрәштә җирле халыкларның гомумкешелек кыйммәтләрен һәм дини традицияләрен яклаучы бик азларның берсе. Чеченнар һәм татарлар, руслар һәм чуашлар, башкортлар һәм удмуртлар һәм башка күп милләтләр улларының тормышы бәрабәренә махсус хәрбия операция зонасында Ватанны яклый. Аллаһ аларны дошманнардан сакласын һәм тизрәк өйләренә кайтырга ярдәм итсен.

Шулай ук мин Аллаһы Тәгаләдән Фәләстыйн халкын сионист оккупантларының вәхшилекләреннән коткаруын сорыйм. Фәләстыйндагы һәлакәт бөтен кешелек өчен рәхимсез сабак: халыкны юкка чыгаруга юнәлтелгән сәясәт, башка милләт һәм дин кешеләренә карата нәфрәт һәм изге урыннарга, җирле халык яшәгән җирләргә, аларның йортларына һәм үз диннәрен тоту хокукына һөҗүм менә шул инде ул. Аллаһы Тәгаләдән барыбызга да Үзенең мәрхәмәтен һәм фатихасын бирүен сорыйм. Ул барлык халыкларга тынычлык иңдерсен иде!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана