Татарстан мөфтиенең Исра вә Миграҗ кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

06.02.2024 09:29

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Бүген, 6 февральдә, кояш баеганнан соң мөселманнар мөкатдәс кичне – Исра һәм Мигъраҗ төнен каршы алачак.

Исра һәм Мигръраҗ – сөекле Рәсүлебез Мөхәммәднең ﷺ Мәккәдән Кодүска сәяхәте һәм күкләргә ашуы ул. Бу вакыйга Раҗәб аеның 26сыннан 27нче каршы төндә, Пәйгамбәр ﷺ каршына Җәбраил фәрештә килеп шундый сәфәргә чакыргач, була. 

Мәккәдән Кодүстагы изге әл-Әкса мәчетенә төнге сәяхәт турында “әл-Исра” сүрәсенең 1 аятендә әйтелә:


سُبۡحَٰنَ ٱلَّذِيٓ أَسۡرَىٰ بِعَبۡدِهِۦ لَيۡلٗا مِّنَ ٱلۡمَسۡجِدِ ٱلۡحَرَامِ إِلَى ٱلۡمَسۡجِدِ ٱلۡأَقۡصَا ٱلَّذِي بَٰرَكۡنَا حَوۡلَهُۥ لِنُرِيَهُۥ مِنۡ ءَايَٰتِنَآۚ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلۡبَصِيرُ

Мәгънәсе: «Аятьләребездән кайберләрен күрсәтик дип, бер төнне (бик кыска бер вакытта Мөхәммәд колын Харам мәчетеннән алып) Без тирә-ягын бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә Күчерүче (булган бөек Зат) кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул – Ишетүче, Күрүче».

Әл-Әкса мәчетендә Мөхәммәд ﷺ  пәйгамбәрләр белән очраша, һәм алар аңа ияреп биредә намаз кыла. Аннан соң тагын бер могъҗиза  - Мигъраҗ, Рәсүлебезнең ﷺ  күкләргә ашуы була. Анда ул Раббыбыз хозурына баса һәм Аның белән сөйләшү дәрәҗәсенә ирешә. Гаҗәеп сәяхәт вакытында ул шулай ук Җәннәт һәм Җәһәннәмне күрә. Моннан тыш, Исра һәм Мигъраҗ кичәсе Аллаһының мөселманнарга биргән олугъ бүләкләре белән дә билгеле – бу төндә Ул өммәтебезгә биш вакыт намаз укырга куша, “әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләрен иңдерә һәм Кыямәт көнендә Рәсүлебезнең  ﷺ шәфәгатенә ия булу хокукын бирә.

Галимнәрнең күбесе фикеренчә, Пәйгамбәребез ﷺ үзенең Кодүска могъҗизаи сәяхәтен һәм күкләргә ашуын рух белән түгел, ә тәне белән башкарган.  Мигъраҗны кеше аңы аңлап бетерә алмый, аның серенә без төшенә алмыйбыз. Әмма бу вакыйгаларга ышану - һәр мөселманның гакыйдәсендә аерылгысыз өлеш.

Мигъраҗ кичәсен мөселманнар гыйбадәттә уздыра, Коръән укый, дога кыла һәм шушы вакыйгалардан Рәсүлебез ﷺ  безгә калдырган гыйлемнәр турында уйлана. Ныклы иман, Раббыбызның рәхмәтенә һәм Аның чиксез кодрәтенә, мәгъфирәтенә һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ  шәфәгатенә өмет итү, Җәһәннәм газапларыннан курку һәм Җәннәт бакчаларына омтылу – безнең йөрәкләр һәрчак, аеруча якынлашып килүче мөбарәк кичтә шушындый хисләр белән тулган булырга тиеш.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана