Татарстан Мөфтиенең якынлашып килүче Бәраәт кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

24.02.2024 09:09

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Газиз милләттәшләрем!

Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе - Бәраәт кичәсе керә. Ул Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төндә, ягъни Изге Рамазан аеннан төгәл ике атна алдан җитә.

Хәдистә болай диелә:

عن أبي موسي الاشعري عن النبي قال ":إن الله ليطلع في ليلة النصف من شعبان فيغفر لجميع خلقه إلا لمشرك أو مشاحن"

«Хактыр ки, Аллаһының Рәхмәте Шәгъбан аеның төн уртасына иңдерелә, Аның бөтен мәхлүклары, мөшрикләр һәм бидгать кертүчеләрдән башка, гөнаһлардан гафу ителә». Ягъни Бәраәт кичәсе – ул безнең гөнаһларыбызның гафу ителү вакыты. Шуңа күрә аны гамәлләребез һәм ниятләребез, хата-кимчелекләребез хакында уйланып, Яралтучыбыздан алар өчен мәгъфирәт сорап уздырырга кирәк.

Барлык дин кардәшләргә Бәраәт кичәсен Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәттә, тәүбәләребезне кабул итүне һәм гафу кылуны сорап үткәрергә телим. Раббыбыз безгә шушы күркәм эшләрне ихласлык белән башкарып чыгарга насыйп итсен. Амин!

Татарстан Республикасы Мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана